YASHLK яшьләр медиасы Татарстан яшьләре өчен беренче премиясен эшләтеп җибәрде. Редакция һәм төрле өлкәләрдән чакырылган экспертлар 2024 елда аеруча истә калган иң яхшы вакыйгалар, кешеләр һәм урыннарның 26 номинациясеннән шорт-исемлек җыйды. Яшьләргә бу исемлектән халык тавыш бирү ысулы белән 5 декабрьгә кадәр сайтта иң яхшыларын сайларга туры киләчәк.
УРЫННАР категориясенә үзләренең уникаль атмосферасы, яшьләргә һәркем ирешерлек һәм йогынты ясарлык локацияләр эләкте. Быел Татарстан яшьләрен җәлеп итү һәм илһамландыру үзәгенә әверелгән урыннар сайланды.
ВАКЫЙГАЛАР категориясендә берләштергән, илһамландырган һәм онытылмас истәлекләр калдырган мизгелләр билгеләп үтелде. 2024 елда яшьләр хәтерендә калган иң якты вакыйгалар җыелды.
КЕШЕЛӘР категориясенә яшьләрне илһамландыручылар һәм тирә-якка юнәлтүчеләр керде. Үз эшләре һәм идеяләре белән быелгы елны үзенчәлекле иткән 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстанның иң якты, актив һәм талантлы яшь вәкилләре.
Премия җиңүчеләрен игълан итү 8 декабрьдә Казанның «Созвездие-Йолдызлык» театрында булачак.