Казанга Россиянең 15 төбәгеннән татар яшьләр оешмалары лидерлары җыелачак

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

4 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр «Максат» XVI татар яшьләре лидеры мәктәбе узачак. Анда Россиянең 15 төбәгеннән 40 татар яшьләре оешмасы җитәкчесе һәм урынбасарлары катнашачак, аларның һәркайсы үз оешмасында, шәһәрендә һәм төбәгендә фикер лидеры булып тора. Мәктәп программасы җәмәгатьчелек фикере лидерлары темасына багышланачак.

Программа биш көнгә исәпләнгән һәм үз эченә берничә интенсивны алачак:

–  Шәхси бренд (ораторлык осталыгы буенча тренинг, Этикет һәм гавами чыгышлар буенча мастер-класс, эшлекле стильдә фотосессия);

–  Лидерның төп компетенцияләре (Идарә эшчәнлегенә һәм проблемалы кейсларны чишүгә багышланган лекцияләр һәм гамәли дәресләр, коммерцияле булмаган оешмаларны оештыру буенча методик киңәшләр);

–  Проект эшчәнлеге (социаль проектлар төзү һәм рәсмиләштерү буенча гамәли эш);

–  Яшьләр сәясәте («Идел» яшьләр үзәгенең Татар төбәк оешмалары белән хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәле, «Милли тәңгәллек мәсьәләләре» панель дискуссиясе, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашулар).

Моннан тыш, яшьләр инициативасы турында «Идел: уңыш һәм мөмкинлекләр тарихы» исемле кыска метражлы фильмның премьерасы булачак.

Шулай ук җәмгыять үсешендә һәм киләчәкне формалаштыруда мөһим роль уйнаучы татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар да планлаштырыла. Әлеге чаралар идеяләр алмашу, актуаль проблемалар турында фикер алышу һәм яшьләрне иҗатка һәм үз-үзен үстерүгә, куелган максатларга ирешүгә рухландыру өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Мәктәпне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International