Эшләүче яшьләрнең республика форумында Татарстанның 87 предприятиесе вәкилләре катнашты

2024 елның 1 декабре, якшәмбе

Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләрнең республика форумы тәмамланды. Анда Татарстанның 87 предприятиесеннән 200ләп кеше катнашты.

Форумның программасы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм төркемнәрдә эшләү белән баетылган иде. «Ватанны саклаучылар елының һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгының өстенлекле чаралары һәм бурычлары», «Идеядән прототипка: җитештерү секторында инновацияләрне гамәлгә ашыру өчен гамәли кораллар», «Интернет челтәрендә куркынычсызлык», «Идел буе федераль округының эшләүче яшьләре өчен яңа өстенлекле иҗтимагый проект. Юнәлешләрнең өстенлеклеләренә тәкъдимнәр» кебек мөһим темалар күтәрелде.

Форумның өч көне дәвамында яшь белгечләр түбәндәге нетворкингларда һәм тренингларда: «SMMда база: социаль челтәрләр алып бара башлау өчен нәрсәне һәм даими эшләргә кирәк», «Сине тыңласыннар һәм ишетсеннәр өчен ничек сөйләшергә», «Сезоннар моделе: вакыт һәм ресурслар», «Заманча ресурс лидеры», «Гаиләдә һәм эштә уңышлы аралашу технологиясе» һәм ораторлык сәнгате буенча «Үз-үзеңне тәкъдим итү» күнекмәсенә багышланган мастер-класста катнаштылар.

«Форум - ул күңелле хисләр, якты тәэсирләр һәм кызыклы һәм мавыктыргыч кешеләр белән танышу өчен менә дигән урын! Оештыручыларга сайланган урын һәм үткәрелгән программа өчен рәхмәт әйтәсе килә! Мин үземне үстерү өчен куллана алырлык мәгълүмат алдым, шулай ук продуктив эш өчен илһам алдым», - дип уртаклашты форумда катнашучы, «Казан ОКБ «Союз» акционерлык җәмгыятенең әйдәп баручы инженер-конструкторы Анна Кириллова.

Моннан тыш, «Республика потенциалы» предприятиеләрдә һәм оешмаларда яшьләр белән иң яхшы эшләү буенча Республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.

Эшләүче яшьләрнең Республика форумы «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасының «2019-2025 елларга Татарстан Республикасы эшләүче яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм оешмалар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International