«Экология – һәркемнең эше» – әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә, экологик агартуга һәм экокультураны популярлаштыруга багышланган кызыклы, стандарт булмаган, креатив идеяләр, инициативалар, күренекле проектлар өчен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең еллык премиясе.
Премиянең төп максаты – экологик агарту, балалар, яшьләр һәм өлкән буын арасында иҗтимагый экологик активлыкны арттыру, шул исәптән «яшел» волонтерлык ярдәмендә, шулай ук талантларны ачу.
Яшькә карамастан, теләсә кайсы кеше катнаша ала. Бишенче сезонга гаризалар 2025 елның 1 апреленә кадәр экологияделокаждого.рф. сайтында кабул ителәчәк.
Проектның бишенче сезонында 10 индивидуаль номинация: «Экомир», «Экоблогер», «Экомультфильм», «Экопроект». «Киләчәк буыны», «Экотуризм», «Экоагарту», «Күңел экологиясе», «Экорәсем», «Экофокус» шулай ук «Экогаилә», «Экосоюз» 2 команда номинацияләре.
Табигатьне яклауда үз сүзеңне теләсә ничек әйтергә мөмкин:
– бию, җыр, рәсем яки фотография аша;
– ролик (мәсәлән, чүп-чарны аерым җыю һәм икенчел чималны эшкәртү темасы буенча яисә башка темалар буенча);
– туган як табигате яки сәяхәтең турындагы видео;
– йортсыз хайваннарны коткару тарихы;
– экорубрика, телесюжет;
– проект, мультфильм.
Премияне Россиянең 110 югары уку йорты хуплады, алар лауреатларга, җиңүчеләргә, призерларга, премиядә катнашучыларга 1 дән 10 га кадәр өстәмә балл бирәләр, бу исә абитуриентларга бюджет урыннарына кергәндә, максатчан укыганда һәм югары уку йортыннан түләүсез укуга грант алганда өстәмә мөмкинлекләр бирә.
Белешмә:
Премия Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр чорга һәм перспективада 2036 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы Указында бәян ителгән Россия Федерациясе үсешенең милли максатларына туры китереп үткәрелә, алар арасында кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм иминлеген арттыру, һәр кешенең потенциалын гамәлгә ашыру, аның талантларын үстерү, яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит, экологик иминлек, технологик лидерлык бар.