4 декабрьдә «21 мәктәптә» (Казан шәһәре, Спартак урамы, 2 йорт, 2 к.) «Дәүләт пабликлары» форумы узды.
Форумның аудиториясе социаль челтәрләрдә республика дәүләт учреждениеләренең һәм муниципаль берәмлекләренең рәсми битләренең йөзләп администраторы булды.
Чараның программасына социаль медиада эшләү буенча актуаль трендларны һәм иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү, онлайн-платформаларда бергәлекләрне үстерүнең яңа инструментлары белән танышу, практикумнар һәм мастер-класслар кертелгән иде. Форумда спикерлар сыйфатында «Диалог төбәкләр» коммерцияле булмаган оешмалар экспертлары, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте вәкилләре, блогерлар, уңышлы фотографлар һәм видеографлар чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында»гы 8-ФЗ номерлы Федераль законга барлык хакимият органнарын һәм аларга буйсынган оешмаларны социаль челтәрләрдә рәсми бергәлекләр алып барырга мәҗбүр иткән төзәтмәләрнең үз көченә керүенә нәкъ ике ел булды.
Бүген нәкъ менә дәүләт пабликлары халык һәм дәүләт арасында төп элемтә каналы булып хезмәт итә һәм дәүләт мәгълүмат сәясәтенең мөһим өлеше булып тора. Алар гражданнарга учреждение, муниципаль берәмлек яки территория эшчәнлеге турында мәгълүмат биреп кенә калмый, ә бәлки халыктан кире элемтәне туплый, бу исә гражданнарның көнүзәк проблемаларын ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын тизрәк табарга мөмкинлек бирә.
«Диалог Төбәкләр» генераль директоры Владимир Табак мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 33% ы дәүләт пабликларына язылган. Татарстан — мондый бергәлекләр саны буенча лидерларның берсе: VK, «Одноклассники» һәм Telegram да 6761 паблик, гомуми аудиториясе 3 миллионнан артык кеше (2022 елда 2 миллион белән чагыштырганда).
Форумны Татарстан Рәисе администрациясе һәм Татарстан Республикасында «Диалог Төбәкләр» коммерцияле булмаган оешмасы оештыра.
Шулай ук форум кысаларында җиде номинация буенча иң яхшы дәүләт пабликлары администраторларын бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшыларын «ВКонтакте» социаль челтәрендә 4 меңнән артык сәхифәне анализлау нәтиҗәләре буенча сайлап алганнар. Җиңүчеләр түбәндәгеләр булдылар:
Мәгариф өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы: мәктәп
— «Иннополис» лицее
— Чистай шәһәренең 2 нче лицее
Мәгариф өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы: балалар бакчасы
Түбән Кама шәһәренең 94нче«Сөенеч» балалар бакчасы
Норлат шәһәренең 12 нче «Буратино» балалар бакчасы
Спорт өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы
Казан шәһәре «Тасма» физкультура-спорт берләшмәсе» Олимпия резервы спорт мәктәбе»
Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы
21 нче шәһәр поликлиникасы
Социаль яклау өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы
«Буинский ДИПИ» оешмасы
Мәдәният өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы
«Юность» мәдәният йорты / Менделеевск шәһәре кинотеатры
https://vk.com/kinoteatr.mendeleevsk
Яшьләр өлкәсендә иң яхшы дәүләт паблигы
Татарстан Студентлар Отрядлары
ТР Лениногорск районының «Высота» яшьләр үзәге