Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Мугинов, яшәү урыны буенча «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары директоры, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Екатерина Согрина, ТР Яшьләр министрлыгы аппараты катнашты. Утырышта коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затның һәм министрлыкның бүлек башлыкларының докладлары тыңланды.
Утырышның көн тәртибе дүрт сораудан торды:
1) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән 2024 елның беренче яртыеллыгында «Коррупциягә каршы мониторинг» мәгълүмати-аналитик материалын карау;
2) 2024 елда «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» программасын үтәү турында һәм «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Яшьләргә хокукый агарту һәм коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру хакында;
3) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында биләве коррупция куркынычы белән бәйле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифалары турында;
4) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең еллык эш планын үтәү (раслау) турында.
Беркетмә һәм утырыш турындагы мәгълүмат ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» кушымтасында урнаштырыла. Ышаныч телефоны-222-92-08.
