Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Алма — бирмә» республика коррупциягә каршы форумы узды.
Форумга дәүләт хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре җыелды. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юллады. Докладлар белән Татарстан Республикасы башлыгының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Форумда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгын Дәүләт хезмәте, кадрлар һәм юридик эш бүлеге башлыгы Лиана Шәйхинурова, ТР Яшьләр министрлыгының дәүләт хезмәте, кадрлар һәм юридик эш бүлеге әйдәп баручы консультанты Наталья Семенова, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Психологик ярдәм һәм профилактик эш бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Логинова тәкъдим итте.