Яшьләр эшләре буенча министрлыкның 2025 елга өстенлекле максатлары өчен халык тавыш бирүе тәмамланды. Йомгаклау исемлегенә 15 бурыч керде. Ел ахырына кадәр ведомствоның Иҗтимагый советы утырышында министрлыкның 5-7 гавами максаты билгеләнәчәк.
Әйтик, респондентларның яртысыннан артыгы яшьләрнең һөнәри үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлекләре турында мәгълүматлылыгын арттыру өчен тавыш бирде. Шул максаттан чыгып, муниципаль районнар проектлары һәм студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте аша кимендә 12 мең яшьне эшкә урнаштырырга кирәк.
Җаваплар саны буенча топ икелеккә яшьләрнең менталь һәм физик сәламәтлеген ныгыту бурычы керде. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән мәгълүмати-агарту чараларын үткәрү, Татарстанның барлык муниципаль районнарында 150 мең кеше җәлеп итү күздә тотыла.
Лидерлар өчлеген балаларның җәйге ялын оештыру йомгаклый. Шул максаттан чыгып, киләсе елда республикада төрле юнәлештәге кимендә 206 мең бала һәм яшүсмер сменаларга йөрергә тиеш.
Шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Иҗтимагый советына тәкъдим ителәчәк йомгаклау исемлегенә социумга интеграция проблемалары кичерүче яшьләргә ярдәм итү, яшьләрдә һәм аларның ата-аналарында интернет челтәрендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту һәм цифрлы гигиена культурасы турында белемнәр формалаштыру, яшьләргә гражданлык патриотизмын формалаштыру чараларын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү, авыл җирендә яшәүче яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеге һәм башкалар керде.