«100 лидер – киләчәк Татарстан» проектының бишенче сезонына гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

«100 лидер –  киләчәк Татарстан» проектының бишенче сезонының гариза кампаниясе старт алды. Быел төп тема проектларда ясалма интеллект куллану булачак. Гаризаны конкурсның рәсми сайтында 10 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә «100 лидер-киләчәк Татарстан» проекты җитәкчесе һәм авторы, ТР Сәүдә – сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Елена Фәйзрахманова хәбәр итте.

«100 лидер –  киләчәк Татарстан»  – республикабызның талантлы яшьләрен эзләү, сайлап алу, аларга ярдәм итү һәм аларны эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү өчен республика яшьләр проекты. Бишенче сезон ясалма интеллект тематикасы белән узачак. Әмма бу барлык проектлар да IT - технологияләр белән бәйле булырга тиеш дигән сүз түгел. Без ясалма интеллектны теләсә кайсы проектка ничек кертергә өйрәтәчәкбез», - диде Фәйзрахманова.

Проектта 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге югары белемле яки студент статусындагы идеясе яки әзер проекты булган татарстанлылар катнаша ала. Катнашу бушлай, дип өстәде ул.

100дән артык булмаган катнашучыларны сайлап алганнан соң, белем бирү программасы оештырыла. Ул проектлар белән идарә итү, бизнес-планнар формалаштыру, гавами чыгышлар, финанс грамоталылыгы һ.б. темаларны үз эченә алачак, дип сөйләде проектка нигез салучы һәм әйдәп баручы бизнес-тренер, ТР Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет әгъзасы Галина Маштакова.

«Быел без үз проектыбыз өчен дүрт номинация сайладык. Беренчесе «Иң яхшы бизнес идея» дип атала. Бу турыдан-туры сәнәгать һәм икътисад үсеше белән бәйле. Икенчесе – «Иң яхшы социаль идея». Шулай ук ике номинация ясалма интеллект куллану һәм ел темасы белән бәйле булачак», дип аңлатты ул.

Мондый проектлар Татарстан яшьләре өчен бик актуаль, аларга үз-үзләрен тормышка ашырырга һәм яңа компетенцияләрга ия булырга ярдәм итә, дип уртаклашты ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков.

«Без Татарстанда яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру системасының ни дәрәҗәдә төзелгәнен күрәбез. Республика җитәкчелеге бу юнәлешнең кирәклеген аңлый. Шунысы мөһим, «100 лидер – киләчәк Татарстан» проектының инде бишенче сезоны узачак, димәк, ул кирәкле һәм мөһим», - дип белдерде Лулаков.

«100 лидер – киләчәк Татарстан» проекты республиканың төрле тармаклары өчен кадрлар потенциалын формалаштыруга ярдәм итә, чөнки барлык катнашучылар да эшмәкәр була алмый. Кемдер үзен дәүләт хезмәтендә дә таба, дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International