Татарстан районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләренең 69 проекты 50 млн сумлык ярдәм алды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсы йомгаклары буенча Татарстан районнарындагы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 37 шәһәр һәм районнан 69 проект сайлап алынган, алар 2025 елда гамәлгә ашырылачак. Финанслауның гомуми суммасы – 50 млн сум. Грант ярдәме яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

«Без Татарстан районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы үткәрүне дәвам итәбез. Бу аларга төрле юнәлешләр буенча социаль проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы. Без мондый грант конкурсына елдан-ел ихтыяҗ арта баруын, ә проектларның тирәнрәк булуын күрәбез. Ышанам ки, шул рәвешле без республикабыз яшьләре өчен күбрәк мөмкинлекләр тудырабыз», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Иң күп проектлар патриотик юнәлеш буенча билгеләп үтелде – 24 проект 14 млн сумнан артык акча алды. Шулай ук ял итү һәм сәламәтләнү, яшь гаиләләр, иҗади үз-үзеңне тормышка ашыру, ирекле аудит, спорт, мәгариф һәм милләтара мөнәсәбәтләр белән бәйле инициативалар да хупланачак. Конкурска барлыгы 90нан артык проект тәкъдим ителгән.

Мәсәлән, «Барс» Алабуга яшьләр үзәгенең «Школа молодых родителей. Совершенно декретно» проекты кысаларында яшь ата-аналар финанс белеме алачак, шулай ук психологлар белән дәресләр һәм медицина белгечләре консультацияләре булачак. Проектны гамәлгә ашыруга яшьләр үзәге 500 мең сум откан. Балтач районында «Форпост» үзәге тарафыннан «Көчлеләр һәм кыюлар» проекты гамәлгә ашырылачак, анда яшьләр лазертаг уйнап, ату күнекмәләренә һәм тактик фикерләүгә өйрәнәчәк. Спас районында зур күләмле «Вакыт Елгасы» хәрби-патриотик җыр төбәкара фестивале узачак, Әгерҗе районының яшьләр үзәге «Бер бөтен» проектын гамәлгә ашыру өчен 300 000 сум күләмендә грант алды. Проект эчендә иҗади мастер-класслар, белем бирү лекцияләре һәм яшь гаиләләр өчен дәресләр кебек чаралар бар.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International