Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Яр Чаллыда «ТепЛица» яшүсмерләр клубы ачылды. Аның исеме очраклы түгел, элек клуб урынында 38 комплекста чыннан да теплица булган. 565,3 квадрат метр мәйданлы бина 1993 елда төзелгән була. Биредә ремонт ясалган.
Клубта бер үк вакытта төрле юнәлешләр буенча 120 яшүсмер шөгыльләнә ала. Барлык дәресләр дә бушлай булачак.
Тантаналы ачылышта Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков булды. Алар хореография һәм күпфункцияле залларда, арт-зонада һәм вокал кабинетында булдылар.
