2024 елда Татарстаннан 215 меңгә якын бала һәм яшьләр ял итү һәм сәламәтләндерү белән тәэмин ителгән

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстанда 2024 елгы сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды. Чара Зәй районының «Ялта-Зәй» спорт – сәламәтләндерү үзәгендә узды. Семинар Татарстан Республикасының 40 муниципаль берәмлегеннән 160 катнашучыны берләштерде.

Пленар утырышта РФ Мәгариф министрлыгының Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү өлкәсен үстерүгә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Андрей Базилевский катнашты. Үзенең докладында ул республиканың балалар һәм яшьләрнең ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге эшенә уңай бәя бирде, Татарстанның яхшы инфраструктурасын һәм экспертлыгын билгеләп үтте: «Мин республикада бер көн эчендә күргәннәннәрдән соң, Татарстан федераль мониторингның барлык юнәлешләре буенча беренче урында булырга тиеш дип саныйм. Әйтик, менә ничә ел инде республика балаларны стационар ял итүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә». Шулай ук федераль кунак яшьләр учреждениеләре базасында көндезге лагерьлар санын арттыру буенча киңәшләр бирде. Быел Татарстанда беренче мәртәбә эксперименталь режимда Азнакай яшьләр үзәгендә һәм Яшел Үзәндәге мәдәни үсеш үзәгендә балалар өчен көндезге сменалар оештырылды. Киләсе елга мондый лагерьларны 10 районда ачу планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков, 2024 елгы сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясап, төрле төрдәге балалар лагерьларында ял иткән балаларның саны узган ел белән чагыштырганда 6 меңгә артуын билгеләде. Ел саен төрле категорияләр – авыр тормыш хәлендә калган балалар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм башка категорияләр ял итә. Шул ук вакытта стационар лагерьларда да оештырылырга мөмкин булган палаткалы лагерьларны үстерүне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады: «Тагын бер мөһим һәм яңа юнәлеш – иярчен лагерьлар. Бүгенге көндә дүрт муниципаль берәмлектә агач түшәмәләргә сафари-тент тибындагы 50 палатка – кемпинглар урнаштырылган инде. Икътисади яктан бу бик нәтиҗәле һәм зур ресурслар таләп итми, шул ук вакытта палаткалы юлдаш лагерьларда балаларның гомуми колачы 800 кешегә арткан», - дип ассызыклады министр урынбасары.

Семинар кысаларында балалар ялы өчен җаваплы белгечләр һәм җитәкчеләр лагерь сменаларын гамәлгә ашыру шартларында балаларны гражданлык-патриотик тәрбияләүгә; балалар ялы оешмаларының инфраструктурасын үстерүгә һәм аларны савыктыруга; 2025 елга Татарстан Республикасында балалар ялы өлкәсендә норматив тәэмин итүдәге үзгәрешләргә һәм планлаштырыла торган бюджетка; федераль һәм төбәк мониторингларга; медиа-пространствода балаларны савыктыру лагерьларын алга җибәрүгә кагылышлы темалар буенча фикер алыштылар; Кара диңгез яр буенда балаларның ялын оештыру; «Беренчеләр Хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең сменаларны гамәлгә ашыруда катнашуы һәм башка бик күп мәсьәләләр.

Катнашучылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр узды, анда республика һәм шәһәр ял итү оешмалары эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Ике эш төркеме төзелде, алар ике көн дәвамында түбәндәге юнәлешләрне эшләделәр:

- «Җәй» республика үзәгенең «Акчарлак» лагере мисалында балалар лагереның инфраструктурасын үстерү концепциясен эшләү;

- Медиа-пространствода балаларны савыктыру лагерьларын үстерү.

Төркемнәрнең эше тәмамлангач, киләсе елда үсеш буенча тәкъдимнәр һәм проектлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International