Казанда массакүләм матбугат чаралары арасында «Изгелек эфирда» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Казанда массакүләм матбугат чаралары арасында  Татарстанның иреклелек җәмәгатьчелеге эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча «Изгелек эфирда» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Икенче ел рәттән «ИгелеклеТатарстан» Республика гражданнар катнашу форумының бер өлеше булып «Изгелек эфирда» конкурсында катнашучылар өчен бүләкләү тантанасы тора. Медиа киңлек вәкилләренең Татарстан Республикасында иреклелек үсешенә үз өлешләрен кертүе безнең өчен бик мөһим. Иреклелек җыелмасы көннән-көн арта бара һәм бу безнең уртак казанышыбыз»,-дип уртаклашты Татарстан Республикасы мәгълүмати-ресурслар иреклелек үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Конкурс 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм быел гаризалар рекордлы санда бирелде – 143 берәмлек. Шуларның 86 сы «Теркәлгән массакүләм матбугат чаралары» юнәлешендә һәм 57 се «Теркәлмәгән массакүләм матбугат чаралары» юнәлешендә.

2024 елда «Гаилә волонтерлыгын яктырту» махсус номинациясе яңалык булды, анда «Казанские ведомости» газетасы редакциясе һәм Түбән Кама волонтерлык үзәге җиңде.

2024 елда конкурсның гомуми приз фонды: 250 мең сум, әлеге сумма конкурста җиңүчеләр арасында 25 мең сум исәбеннән бүленгән, һәр призлы номинациягә кыйммәтле призлар да бүленгән.

Җиңүчеләр исемлеге белән  сайтта танышырга бмөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү - Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларының берсе.

Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының мәгълүмати-ресурслар иреклелек үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International