Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү буенча ике турнир үткәрелде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү буенча ике турнир узды. Аларда Казан мәктәпләрендә һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Казан мәктәпләренең инклюзив сыйныф укучылары катнашты.

«Үзеңне җиңеп чык» дип аталган беренче турнир «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында узды. Анда 45 бала катнашты.

Икенчесе «Акчарлак» зур йөзү бассейнында узды, анда Татарстан Республикасының «Забота» оешмасы карамагындагы даими рәвештә йөзү белән шөгыльләнгән 40 бала ярышты.

Узган турнирларда катнашучы һәркем кубок яки медаль рәвешендәге бүләкне генә түгел, ә чираттагы күтәренкелек, якты хисләр, сәламәт, көчле һәм җитез булу теләгенә дә ия булды. Чараларның максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм йөзү белән шөгыльләнүгә җәлеп итү генә түгел, ә аларга үзара аралашырга  ярдәм итү, алар өчен яңа кешеләр белән багланышлар табу. Балалар үзләренең казанышларын күрсәтеп, чираттагы тапкыр үз көчләренә ышандылар, үз-үзләренә бәя күтәрделәр һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.

Турнирларны оештыручылар – «Трамплин» хәйрия фонды, «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе» спорт мәктәбе һәм «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе» олимпия резервы спорт мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International