Гаилә елы азагында бу институтка киләчәктә дә ярдәм итү һәм ныгыту эшен дәвам итәргә кирәк, дип хәбәр итте Тататрстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Уздырыла торган чараларның бурычлары «Демография» милли проекты максатларына туры килә.
«Гаилә – ул социаль институт кына түгел, ул безнең хөрмәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны һәм ярдәмебезне таләп итә торган рухи күренеш. Мин чын күңелдән ышанам, быел безнең тырышлыкларыбыз гармонияле һәм бәхетле җәмгыять булдыру юлында мөһим адым булгандыр», - дип билгеләде ул.
Шулай ук 2025 елга әлеге темага берничә чара тәкъдим ителде: Яшь гаиләләрнең Бөтенроссия фестивале; Яшьләр арасында шәхесара коммуникацияләрне һәм танышуларны үстерүгә юнәлдерелгән комплекслы программа; Яшь гаиләләргә милли стильдә туй үткәрүгә грантлар; «Гаилә. Минем кыйммәтләрем» социаль роликлары; Студент гаиләгә бала туганда бирелә торган бүләк; Сәүдә үзәкләре территориясендә йөкле һәм 3 яшькә кадәрге балалы аналар өчен парковкалар; Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча «Сәламәтлеккә курс» автобус туры; «Ярат. Иҗат ит. Илһамландыр» яшьләр өчен 10 проект сессиясе.