«Твой Ход» Бөтенроссия студентлар проектының дүртенче сезонында Татарстаннан җиде кеше җиңүче булды

2024 елның 20 декабре, җомга

Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә «Твой Ход» Бөтенроссия студентлар проектының дүртенче сезон финалы тәмамланды. Татарстаннан 37 финалист катнашты, аларның җидесе җиңүче булды һәм үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 7 млн сум күләмендә акчалата бүләкләр алды.

Финалистлар үз идеяләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, тәҗрибә уртаклаштылар, фикердәшләр таптылар һәм белем бирү мастер-классларында катнаштылар.

«Твой Ход» проектының финалы Россия студент яшьләре өчен елның йомгаклау вакыйгасы булды һәм студентларны иҗади көн тәртибенә җәлеп итүгә, аларның инициативаларын хуплауга һәм Россия Федерациясе үсеше өчен потенциалны ачуга юнәлдерелде. Проектта катнашу традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм яшьләрне үз идеяләрен тормышка ашыруга этәрүгә ярдәм итте, бу «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

Татарстаннан Казан дәүләт энергетика университетыннан Даниил Ченцов, Казан Милли тикшеренү технология университетыннан Элизабет Абрамова, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән Адилә Зиннәтуллина, Казан (Идел буе) федераль университетыннан  Юрий Маясин һәм Ольга Чурикова, Казан дәүләт медицина университетыннан Максим Широбоков һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты Казан институтыннан (филиалыннан) Диана Чудакова җиңүче булдылар.

Мәсәлән, Элизабет Абрамованың «Ох, цифрлы гигиена» Яшьләр сыйныф сәгате проекты» Идел буе федераль округының 4 субъектындагы белем бирү оешмаларында сыйныф сәгатьләре кысаларында 10 видеоролик булдыру һәм тарату юлы белән 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләрдә «Цифрлы гигиена» һәм «Киберкуркынычсызлык» темалары буенча файдалы гадәтләр формалаштыруга һәм мәгълүматлаштыруга юнәлдерелгән.

Диана Чудакова «Хокукый ярдәм: Буыннар очрашуы» форумын уздырды. Булачак юристлар үз белемнәрен гамәлдә куллану өчен гражданнар белән очраштылар. Юридик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр үз сорауларына җавап ала алдылар. Форум белем бирү сессиясен үз эченә алды, аның кысаларында законнардагы соңгы үзгәрешләр һәм юридик яктан грамоталы граждан булу турында лекцияләр узды. Студентларның гамәли тәҗрибәсе һәм белем бирү программасы форумны җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгын арттыру үзәгенә әйләндерде. Проектта яшь юристлар, пенсионерлар, махсус хәрби операөиядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шулай ук гражданнарның башка категорияләре катнашты.

Чараны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» коммероцияле булмаган автоном оешмасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International