Мәскәүдә югары белем бирү мәгариф оешмаларының «Ел студенты» XI Россия милли премиясенә – Россия яшьләр берлегенең уку, фәнни, спорт, иҗат һәм иҗтимагый тормышта аерым казанышлары булган талантлы студентлар өчен конкурс һәм белем бирү проектына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Казан федераль университеты студенты.
Быел конкурста Россиянең 67 төбәгеннән 600дән артык югары уку йорты студенты катнашты. Алар 12 индивидуаль һәм коллектив номинация буенча үз уңышларын тәкъдим иттеләр.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында 2 нче ел белем алучы магистрант Юрий Маясин «Ел интеллекты» номинациясендә җиңүче булды.
Студент әйтүенчә, бу җиңү аның өчен беренче генә җиңү түгел.
«Яман шешне тикшерү, аны дәвалау һәм диагностикалауның яңа ысулларын эшләү белән шөгыльләнәм. Республика клиник онкология диспансеры белән берлектә сөт бизе яман шешен дәвалау өчен яңа диагностик тест-система эшләү өчен «Студентлар стартабы» конкурсында 1 миллион сумлык грант откан идем. Бу эшләнмә шушы көннәрдә «Ел инновациясе-2024» конкурсында җиңүче булды, моның өчен мин 300 мең сум премия алдым», – дип уртаклашты Маясин.
Моннан тыш, студент «Ген һәм күзәнәк технологияләре» базасында меланомага каршы вакцина эшләүдә катнашкан һәм бу тема буенча диплом эше язган, ул КФУның иң яхшы студент фәнни эше булган.
Бу җәйдә Маясин яшь галимнәр өчен Россия Фәннәр академиясе медале белән бүләкләнде, ә алган стипендияләр арасында Казан Мэры стипендиясе, Владимир Потанин һәм Алексей Станинның хәйрия фондлары стипендияләре, Татарстан Республикасының махсус стипендиясе бар.
«Шулай ук мин ел саен үткәрелә торган «КФУның Ел студенты-2023» конкурсында «Интеллект» номинациясендә җиңүче булдым. Минем Q1-Q2 журналларында меланома темасына берничә фәнни хезмәтем бастырылды. Минем бер эшем беренче квартиль фәнни журналында иң күп каралган мәкалә исеменә лаек булды», – дип өстәде яшь галим.
Россия милли премиясе финалы жюрисына Маясин онкологияне дәвалау өлкәсендәге хезмәттәшләренең үз эшләнмәләрен һәм тикшеренүләрен тәкъдим итте.
«Хәзер безнең университетта генотерапевтик дарулар эшләнә, һәм мин аларны җитештерүнең ярым сәнәгать этабы өстендә эшлим. Бу минем өчен яңа роль, мин алга таба да фундаменталь тикшеренүләр галиме яки яшь стартапер буларак кына түгел, ә зур фармацевтиканы тулы канлы эшләүче буларак үсәргә теләр идем. Бу университет һәм тулаем Россия өчен яңа дәрәҗә. Безнең илдә ген терапиясе прогрессына катнашым бик зур булсын иде дип телим», – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты магистрант.
Исегезгә төшерәбез, конкурс «Твой ход-2024»Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында узды. Оештыручылар: Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре), «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы.