«Россия – мөмкинлекләр иле»» Президент платформасының милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы «Сенеж» идарәсе остаханәсендә узды. Премиянең бурычлары «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә. Финалга 99 кеше чыкты, шуларның 13е илнең җиде төбәгеннән төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Тагын өч катнашучы партнерлардан махсус номинацияләрдә җиңүчеләр булды – Беренчеләр хәрәкәте, VK һәм «Интеграция» продюсерлык үзәге. «Беренчеләрне сайлау» номинациясендә махсус приз белән Татарстан Республикасында яшәүче – социаль проектларга нигез салучы, маркетолог, эшмәкәр Павел Кочкарев бүләкләнде. Барлык 99 финалист илдә беренче тапкыр «Россиядә мөмкинлекләр булдыруга өлеш керткән өчен» махсус бүләк белән билгеләп үтелде.
«Россия – мөмкинлекләр иле» милли премиясе Россиядә беренче мәртәбә уздырыла. Ул үз гамәлләре белән уңай үзгәрешләр кертүче, көн саен безнең ил халкына үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыручы ил халкын ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә тиеш.
1,5 ай эчендә дөньяның 27 иленнән 33 795 гариза җыелган. Алар арасыннан 13 номинациядә 99 финалист сайлап алынды, алар өчен тәҗрибә уртаклашу һәм фикердәшләре белән уртак иҗади проектларны гамәлгә ашыру, Россиянең төрле төбәкләрендәге масштаблы вакыйгаларда катнашу, шулай ук «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасыннан белем бирү программасын узу мөмкинлекләре ачылды.
«Россия һәрвакыт бөек талантлар иле булды һәм шулай булып кала, һәм безнең төп бурыч — әлеге милли байлыкны саклап калу һәм аны тулысынча ачу. Бүген без беренче тапкыр илебездә мөмкинлекләр тудыруга керткән өлеше өчен бүләк тапшырдык. Бу матур сүзләргә генә түгел. Мөмкинлекләр тудыру – ул озакка сузыла торган катлаулы эш, ул башка кешеләргә, җенесенә, яшенә, яшәү урынына һәм башка шартларга карамастан, үз потенциалын ачарга, күбрәккә ирешергә һәм ил үсешенә үз өлешен кертергә ярдәм итә. Бу алга бару, конкрет эшләрдән башланган үзгәрешләр өчен нигез. Сез – Россиядә барысы да мөмкин булуның үрнәге. Кешеләр хакына эшләгез, киләчәкне булдырыгыз!« – дип билгеләп үтте «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры, «Сенеж» идарәсе остаханәсе ректоры Андрей Бетин.
Премия лауреатларның кыенлыклар белән очрашкан, әмма бирешмәгән һәм үз хыялларына таба баруын дәвам иткән реаль кешеләр булуын күрсәтергә тиеш. Җиңүчеләр 200дән артык эксперттан торган эксперт советы бәяләве нигезендә, шулай ук бөтен илдән 200 меңнән артык кеше катнашкан халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды.
Беренчеләр Хәрәкәтенең «Беренчеләрне сайлау» махсус минациясе ике этапта узды: хәрәкәт катнашучыларының тавыш бирүендә мең ярым кеше катнашты һәм эксперт бәяләве. Беренче этап нәтиҗәләре буенча 13 номинациядә җиңүчеләр исемнәре аталды. Аннары Балалар дирекциясе вәкилләреннән жюри бер җиңүчене сайлады, ул Татарстан Республикасыннан социаль проектларга нигез салучы, маркетолог, эшмәкәр Павел Кочкарев булды.
Павел – «Инклюзия» номинациясендә катнашучы. Ул 21 яшендә инвалид коляскасына калырга мәҗбүр була. Ләкин инвалид креслосында да Павел Кочкарев үз идеяләрен тормышка ашырудан баш тартмаган. Кайсыдыр мизгелдә ул барлык диварлар һәм киртәләр аның башында гына булыун аңлап ала һәм үз тормышын үзгәртергә карар кыла. Авыр тернәкләндерүдән соң яшь кеше иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Аның беренче «Интегра-тур» проекты инвалидлар өчен туристик сәфәрләр оештыру белән бәйле була. Идея Павел үзенең туган шәһәре – Казанны күрергә төрле кешеләрне чакырырга уйлагач туа. Ниятләгәннәрен тормышка ашыру өчен Павел проект эшләгән һәм Президент грантын откан. Аның икенче проекты сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дизайн һәм программалаштыру буенча көндезге һәм онлайн-дәресләр уздыруга багышланган иде.
Хәзер Павелның гамәлдәге проектлары арасында – 2019 елда эшли башлаган социаль такси. Күтәргечле мондый транспорт ярдәмендә төрле оешмалар һәм предприятиеләр үз территорияләренә инвалид һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне уңайлы итеп йөртә алалар. Бу гражданнарның барлык төркемнәренә чара узу урынына ничек барып җитү турында борчылмыйча, экскурсияләрдә һәм чараларда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук хәзер Павел тагын бер проектны үстерә – электроколяскаларда футбол.
«Россия – мөмкинлекләр иле» милли премиясе миңа яңа танышлар бүләк итте. Мин элегрәк тренингларда, конкурсларда, команда оештыруда катнаштым, әмма беренче тапкыр әлеге проектта рухым буенча якын кешеләр белән очраштым. Махсус номинациядә җиңү минем өчен – җаваплылык, яңа мөмкинлекләр һәм шатлык. Хәзер мин инвалидлар өчен яңа проект эшләтеп җибәрдем – электроколяскаларда футбол, аның буенча Президент грантын оттым. Киләчәктә мине инвалид булган башка кешеләр илһамландыра торган проектларны үстерүне дәвам итәргә планлаштырам», – дип шәрехләде Павел Кочкарев.
Моннан тыш, Павел төрле дәрәҗәдәге чараларда спикер сыйфатында актив катнаша. Соңгы чараларның берсе Казандагы «Идел» яшьләр үзәгендә инвалид яшьләр өчен «Омтылыш: про карьеру» карьера сменасы булды. Егет мотивацион лекция белән чыгыш ясады һәм катнашучыларга үзенең карьера юлы турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, милли премияне оештыручы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы. Премия идеясенең авторы – «Мастера гостеприимства» проектын тәмамлаган Анна Пивоварова. Идея РФ Президенты, «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының Күзәтү советы рәисе Владимир Путинга тәкъдим ителде. Ул инициативаны хуплады һәм премия үткәрүне оештырырга кушты. 2023 елның 19 декабреннән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр илебез халкының илһамландыргыч казанышлары турында Россиянең 89 төбәгеннән 33 000 нән артык кеше сөйли алды.