Татарстанда 2025 елда яшь галимнәр өчен торак программасы барлыкка киләчәк. Алар торак шартларын яхшырту өчен 1 млн сумнан артык субсидия ала алачак. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Киләсе елда Татарстанның яшь галимнәре өчен яңа торак программасы эшли башлаячак. Ул өч елга исәпләнгән, ел саен аңа 27,5 млн сум юнәлдереләчәк. Яшь галимнәр шартларны яхшырту өчен дәүләттән 550 мең сум күләмендә субсидия ала алачак, шулай ук без эш бирүчедән дә әлеге суммага 550 мең сумын өстәвен таләп итәчәкбез», - дип хәбәр итте министр.
Программаның максаты - Татарстанда перспективалы галимнәрне беркетү. Яшь галимнәр өчен төп критерий - торак шартларын яхшырту зарурлыгын раслау, дип йомгаклады ул.