3 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Казанның биш бистәсендә «Хобби бокс» мобиль яшүсмерләр клубы эшләячәк. Яшь казанлылар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән: спорт уеннары, иҗади мастер-класслар, квизлар, бию флешмоблары, конкурслар һәм башкалар.
Килүчеләрне көн саен 12:00 дән 13:30 сәгатькә кадәр көтәләр, дип хәбәр иттеләр ««Подросток» учреждениясендә. Күчмә комплекс түбәндәге локацияләрдә җәелдереләчәк:
3 гыйнвар – Привольный Бистәсе, Липецкая урамы, 51 (хоккей тартмасы белән янәшә);
4 гыйнвар – Самосырово бистәсе, Тынычлык урамы, 73;
5 гыйнвар – Станционные Дербышки, Станционная урамы, 9;
6 гыйнвар – Кече Дәрвишләр авылы, Мәктәп урамындагы 2 нче йорт каршында;
7 һәм 8 гыйнвар көннәрендә – Колсәет Бистәсе, Чулпан урамы, 13 (балалар мәйданчыгы каршында).
Оештыручылар – Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Подросток» һәм Казанның Совет районы администрациясе.