Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина рәислегендә ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы комиссиясенең һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы комиссиясенең уртак утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Ведомство буйсынуындагы учреждение директорының вазифаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яисә китерергә мөмкин шәхси кызыксыну барлыкка килү турында хәбәрнамәсен карау.
2. Раслау:
2025 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эш планы;
Ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы комиссиясенең 2025 елга эш планы.
Утырышта министрлык хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе Вадим Коренков, «ТИСБИ» Идарә университеты» югары белем учреждениесенең яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Евгения Прохорова, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Шамил Якупов катнашты.