10-12 гыйнварда «УРАМ» экстрим-паркында һәм Original People брейкинг буенча мәктәптә TEEN SPIRIT 3 брейкинг буенча өченче балалар-яшүсмерләр турниры узачак. Аны «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештыралар.
TEEN SPIRIT балалар-яшүсмерләр турнирының идея илһамчысы — республикада менә инде 16 ел рәттән уза һәм Татарстан башкаласына бөтен дөньядан 5 000 нән артык биючене һәм урам мәдәнияте эшлеклеләрен җыя торган һәм төрле яшь төркемнәре һәм стильләр өчен бик күп номинацияләрне үз эченә алабрейкинг һәм урам сәнгате буенча COMBOnation Халыкара турниры.
Турнирда көндәшлек шулкадәр зур ки, брейкинг белән шөгыльләнә генә башлаган балалар шул ук номинацияләрдә башка шәһәр һәм илләрдән тәҗрибәлерәк балалар белән ярыша алмыйлар. Алар өчен махсус TEEN SPIRIT турниры уйлап табылган да инде, ул үз-үзен эзләү һәм яшь биючеләрнең үз-үзен тормышка ашыру өчен мәйданчык булып тора.
Ярышлар иҗади потенциалны ачу юнәлешендә узачак. Шул ук вакытта бәяләү өчен хөкемдарлыкның спорт системасы кулланылачак. Мәйданчыкта биюләр, яшьләр субкультурасы һәм заманча олимпия спорты берләштерелә.
TEEN SPIRIT 3 кысаларында ярышлар төрле номинацияләрдә узачак, шулар арасында:
Турнир «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылган.