«Наше время - Безнең заман» фестивалендә катнашучылар эшләүче яшьләрнең иҗади слетында тренинглар һәм мастер-класслар узачак

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Февральдә республиканың Лаеш районы «Идел» яшьләр үзәгендә ТР эшләүче яшьләренең VII иҗади слеты узачак. Ул Татарстанда эшләүче яшьләрнең ел саен уза торган «Наше время – Безнең заман» XIII  ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашуга әзерләнүгә багышлана.

«Безнең слетларда балалар һәрвакыт үзләре өчен иҗатта, эштә һәм көндәлек тормышта ниндидер яңалык ачалар. Моннан тыш, бу көндәлек гадәти булган эшләрдән читкә китү өчен яхшы мөмкинлек. Ышанам ки, катнашучыларны көткән мастер-класслар һәм тренинглар аларга сәхнәдә үзләрен тагын да лаеклырак күрсәтергә – фестивальдә чыгыш ясарга һәм яңадан тамашачыларның йөрәкләрен яуларга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте ТР Иҗади яшьләре слеты проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.

Башта тематик түгәрәк өстәлдә катнашучылар фестивальгә әзерлек этаплары турында фикер алышачак, ә аннары аларны бизнес-тренер Динә Арзамасцевадан «Ничек команда төзергә һәм фикердәшләр табарга» темасына тренинг көтә. Аннары Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе, режиссер-куючы Дмитрий Платонов «Мин сәхнәдә: сүзсез сөйләшәбез-мизансцена һәм жест» мастер – классы үткәрәчәк, шулай ук фестивальнең гран-при ияләре белән очрашу булачак.

Икенче көнне «Актерлык һәм сәхнә осталыгы. Иҗади номер булдыру» иҗади лаборатория  программасында иҗади номерлар күрсәтү, вокал һәм хореография буенча мастер-класслар булачак. Спикерлар – Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының Театр, кино һәм телевидение факультетының театраль иҗат кафедрасы доценты, режиссер Азат Зарипов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең әйдәп баручы актеры Денис Крутовских, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең әйдәп баручы актеры, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, режиссер Искәндәр Нуриҗанов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, актриса, җырчы, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова.

Слетның йомгаклау көнендә катнашучыларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең мактаулы остазы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм «Созвездие-Йолдызлык» театрының баш режиссеры, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Александр Тумановтан мастер-класслар көтә.

Катнашуга гаризаны февраль уртасына кадәр бирергә була, тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International