Кара диңгез буенда кышкы әкият: Татарстан мәктәп укучылары яңа елны Кырымда каршыладылар

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге базасында «Офык. Кышлау» профильле сменасы уңышлы тәмамланды.  биредә 273 бала катнашты, шуларның 243е — Татарстан Республикасыннан. Кышкы каникулларны һәм Яңа елны каршылауны яшь катнашучылар Кара диңгезнең матур ярында, Кырымның иң Көньяк ноктасында уздырдылар.

14 көн дәвамында балалар өчен бай һәм күптөрле программа: телләр, һөнәри юнәлеш бирү, диджеинг һәм төгәл фәннәр дәресләре, иҗади мастер-класслар, спорт ярышлары һәм интеллектуаль уеннар оештырылды. Аерым игътибар сәламәтләндерүгә бирелде: көн саенсаф һавада йөрү, диңгез ванналары һәм актив уеннар иммунитетны ныгытуга һәм ел буена җитәрлек энергия тупларга ярдәм итте.

«Бу лагерьда миңа әйдаманнарның ярдәме һәм үзара аңлашуы бик ошады. Мин уңайлыкны: иркен бүлмәләрне һәм тәмле ризыкны бәяләдем. Бигрәк тә спорт чаралары, мастер-класслар һәм тайм-менеджмент дәресләре истә калды. Без Яңа елны бик яхшы каршыладык, һәм бу минем тормышымда иң яхшы бәйрәм булды! Беркайчан да шундый уңайлы атмосфераның һәм шулкадәр күп дусларның булганы юк иде әле», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Казаннан Даниил.

«Миңа шулай ук иҗади мастер-класслар ошады, бигрәк тә без Яңа ел веногын ясаган мастер-класслар. Актерлык осталыгы буенча дәресләр матур тәэсирләр калдырды. Команда булдыру буенча тренинглар миңа бер-береңә ышанырга һәм бергә эшләргә кирәклеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Ә скалодром чын сынауга әйләнде: биеклекне узганда, мин үземә булган ышанычның үсүен тойдым. Спорт уеннары — футбол һәм волейбол — шулай ук онытылмаслык хисләр бүләк итте», - дип сөйләде Илья.

Балалар вакытны әйбәт уздыру белән беррәттән, яңа белемнәр, күнекмәләр һәм матур тәэсирләр дә тупладылар. Лидерлык сыйфатларын, команда рухын үстерү һәм булачак һөнәрне сайлау сменаның мөһим өлеше булды.

«Менә икенче ел инде без Яңа елны сменада катнашучылар белән бергә билгеләп үтәбез. Узган ел без йөзгә якын кеше булсак, быел безгә өч йөзгә якын кеше килде! Без иң тылсымлы бәйрәмнең барлык традицияләрен саклыйбыз: декоратив элементлардан: гирляндалардан, чыршы һәм уенчыклардан алып сменаның эчтәлегенә кадәр. Мәсәлән, максатларны билгеләү буенча дәресләр яңа елга максатларны планлаштыру өчен идеаль туры килә», — дип билгеләп үтә лагерь директоры Кира Маслова.

«Офык. Кышлау» смена катнашучыларның күңелләрендә җылы истәлекләр һәм яңадан бирегә кайту теләге калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International