Кышкы каникулларда Татарстанның 57 сәламәтләндерү оешмасында 5867 бала һәм яшүсмер лагерьларда ял иткән. Бу хакта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Балалар ялы Татарстан Республикасының 18 муниципаль берәмлегендә һәм республикадан читтә урнашкан ике лагерьда – «Илеть» балаларны сәламәтләндерү лагеренда (Марий Эл) һәм «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Кырым Республикасы) оештырылды, шулардан: 16 мәктәп яны лагеренда – 705 бала, 41 шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениесендә – 5162 кеше.
Министр билгеләп үткәнчә, бу сменаларда мобилизацияләннәрнең гаиләләреннән 188 бала, авыр тормыш хәлендә булган 96 бала, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булган 6 бала ял иткән.
Ватанны саклаучылар елында Татарстанда һәм Россиядә ТР балалар сәламәтләндерү лагерьларында патриотик чаралар – рәсемнәр һәм җырлар конкурслары, фильмнар һәм мультфильмнар карау, хәтер дәресләре һәм батырлык дәресләре үткәрелде. Шулай ук балаларда сәламәт яшәү рәвеше һәм тормыш иминлеге нигезләрен формалаштыруга, туган як өлкәсендә танып белү кызыксынуын үстерүгә, шул исәптән милли (татар) уеннар, дөнья илләре һәм халыклары мәдәнияте, телләр өйрәнүгә, иҗади һәм дизайнерлык сәләтләрен, кулинария күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар узды.
Мәсәлән, «Мирас-Наследие» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Святочные забавы народов Поволжья» этно-сменасы узды. Балалар уеннар, мастер-класслар, театральләштерелгән куелышлар һәм коллектив-иҗат эшләре аша Идел буе халыкларының бай һәм кызыклы дөньясына чумдылар. «Идел» яшьләр үзәгендә «Созвездия-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең кышкы иҗади профильле смена фестивале узды, ул бөтен республикадан 180 иҗади баланы берләштерде. Фәнни һәм IT-сменалар «Сәләт» лагерьларында: «Санак» белем бирү лабораториясендә һәм «Раушан» сменасында узды. Алар, гадәттәгечә, фәнни-интеллектуаль юнәлеш белән мавыгучы талантлы балаларны җыйдылар, алар арасында фән олимпиадаларында һәм фәнни конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар да бар иде. «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере спортка юнәлдерелгән «Кышкы урман» смена үткәрде, ул Олимпия резервы спорт мәктәпләреннән 100 баланы берләштерде. Түбән Кама районының «Юность» балаларны сәламәтләндерү лагеренда гражданлык-патриотик юнәлештәге «Бөтендөнья пәрәвезе» сменасы узды, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне, тематик мастер – класслар, махсус хәрби операциягә ярдәм итү акцияләрен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән очрашуны үз эченә алды.
«Балаларның ял вакытында комплекслы иминлекне тәэмин итү беренчел әһәмияткә ия. ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор, Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия хезмәттәшләре белән тәүлек буе бергә эшләү нәтиҗәсендә кышкы сменалар комплекслы куркынычсызлык чараларын үтәп, һәлакәтләрсез узды. Шулай ук мөһим өлеше – сменаларның эчтәлеге. Барлыгы төрле юнәлештәге 42 смена үткәрелде, шул исәптән иҗади, гражданлык-патриотик, спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик, туристлык-туган якны өйрәнү һәм башкалар», - дип ассызыклады министр.