«Хобби бокс»: яңа ел каникулларында Казанда күчмә мобиль яшүсмерләр клубы эшләде

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Казанның ерак бистәләрендәге яшүсмерләр өчен күчмә мобиль яшьләр (яшүсмерләр) клубы оештырылды. Бүген брифингта бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, проект Казан шәһәренең Совет районы администрациясе ярдәмендә «Подросток» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе тарафыннан Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә оештырылган.

«Хобби бокс» – Казанның ерак районнарында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең кызыклы, мавыктыргыч ялын булдыру максатында Казанда һәм Татарстан Республикасында беренче күчмә яшьләр (яшүсмерләр) клубы эшен оештыру. Проект 2025 елның 3 гыйнварында старт алды һәм ерак бистәләрдә: Привольный, Самосырово, Дәрвишләр станциясе, Кече Дәрвишләр, Колсәеттә гамәлгә ашырылды. Катнашучылар саны 300 гә якын иде.

Мобиль яшүсмерләр клубы программасына төрле активлыклар керә, алар арасында: спорт уеннары – туплы хоккей, карда кышкы футбол, спорт эстафеталары, бию флешмоблары; иҗади активлык – карда рәсем ясау, кар бабайлары ябыштыру, музыкаль викториналар һәм конкурслар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International