Беренчеләр Хәрәкәтенең «Россия балалар Кыш бабае» акциясе Россиядә яшәүче 670 000 нән артык кешене берләштерде

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

«Россия балалар Кыш Бабае» Бөтенроссия акциясе бөтен ил кешеләренә Яңа ел кәефе китереп тәмамланды. Беренчеләр Хәрәкәте катнашучылары булган 217 меңнән артык бала Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында бәйрәмнәрне эш урыннарында каршылаган 275 меңнән артык олы кешене котлады.

Акциядә барлыгы 670 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән Татарстан егет, кызлары да. Алар Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында табибларга, машинистларга, пилотларга, коткаручыларга, ЮХИДИ һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә, фармацевтларга һәм башка бик күпләргә яңа ел тылсымы бүләк итәргә килгәннәр.

«Беренчеләр Хәрәкәтенең «Россия балалар Кыш Бабае» акциясе быел рекордлы 670 мең катнашучыны җыйды. Безнең егетләр Яңа ел ялларында хезмәт куйган һөнәр ияләрен кышкы бәйрәмнәр белән котладылар. Бу табиблар һәм хәрби хезмәткәрләр, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре һәм курьерлар. Кара диңгез яр буенда экологик бәла-каза нәтиҗәләрен бетерә торган волонтерларга ярдәм итү безнең өчен аеруча зур хөрмәт булды. Аларның фидакарь хезмәте – Беренчеләр Хәрәкәтенең яшь катнашучылары өчен җәмгыятькә һәм илнең киләчәгенә хезмәт итүнең иң яхшы үрнәге. Мондый акцияләр җәмгыятебезне берләштерергә, бердәм гаилә булырга ярдәм итә, анда һәркемнең ил үсешенә керткән өлешен бәялиләр», – дип билгеләп үтте Беренчеләр Хәрәкәте идарәсе рәисе, Россия Герое Артур Орлов.

Балалар өчен алдан ук бүләкләр һәм открыткалар ясау буенча мастер-класслар оештырылган иде, соңыннан алар үз алучыларына юл тоттылар. Бөтен ил буйлап 50 000нән артык мастер-класс узды. Һәркем үзенең иҗади потенциалын күрсәтә һәм яхшы гамәл кыла алды. Республикабызның Спас районы яшүсмерләре, Балалар иҗат йорты белән берлектә, үз куллары белән чыршыга һәм бәйрәм кар бабайларына уенчыклар ясадылар, медицина хезмәткәрләрен, полиция хезмәткәрләрен һәм янгын сүндерүчеләрне котладылар. Алексеевск районы Беренчеләр Советы рәисе яңа ел открыткаларын ясау буенча мастер-класс оештырды, алар команда белән ашыгыч ярдәм бүлеге һәм газ хезмәте хезмәткәрләренә бүләк иттеләр.

Иске Яңа елга кадәр илнең барлык төбәкләрендә яшь Кыш бабайлар һәм Кар кызлары хәрбиләрне, янгын сүндерүчеләрне, табибларны, коткаручыларны, коммуналь хезмәт хезмәткәрләрен, курьерларны, вокзал, аэропорт һәм метро хезмәткәрләрен котладылар.

«Россия балалар Кыш бабае» акциясендә бөтен Татарстаннан балалар катнашты. Казаннан беренчеләрдән булып Совет командасы аэропорт хезмәткәрләрен котлады. Яр Чаллы егетләре дельфинарийга кунакка килделәр, тренерларны, ветеринарларны һәм башка хезмәткәрләрне тәүлек буе күзәтеп торучыларны котладылар. Ә Менделеевскида котлауны тимер юл перронында ук оештырып булды. «Россия балалар Кыш бабае»  бәйрәм көннәрендә дә илебез халкына уңайлыклар һәм куркынычсызлык тәэмин итеп эшләүчеләргә рәхмәт билгесе булды. Акция балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыра, хезмәткә хөрмәт тәрбияли», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр Хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Кострома өлкәсендә Беренчеләрдән котлауларны Россия Кар Кызы һәм аның тылсымлы ярдәмчеләре кабул итте, алар яңа ел бәйрәмнәрендә тирә-юньдәгеләрне үзләре котлыйлар. Бөек Устюгтагы утарыннан Кыш бабай балаларга мөрәҗәгать итте һәм акциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Беренчеләрдән булып, «Россия балалар Кыш бабае» акциясендә катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Сезнең игелегегез, юмартлыгыгыз, Яңа ел традицияләрен яратуыгыз мине таң калдырды һәм йөрәгемне шатлык белән тутырды», - дип мөрәҗәгать итте балаларга Кыш Бабай.

«Россия балалар Кыш бабае» акциясен Хәрәкәт 2022 елның декабрендә башлап җибәрде. Ел саен үткәрелә торган акция социаль әһәмиятле һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән, аларның вәкилләре яңа ел бәйрәмнәрендә үзләренең һөнәри бурычларын үтиләр. Балалар өлкән буын кешеләре өчен игелекле гамәл кылу мөмкинлеге ала һәм хезмәткә һәм һөнәри бурычка хөрмәт белән карарга өйрәнә. Бу вакыт эчендә акциядә Россиянең 1,5 миллионга якын кешесе катнашты. Балалар кулы белән әзерләнгән бүләкләр бәйрәм кәефен күтәрергә ярдәм итте һәм өлкәннәргә Яңа ел – ул, беренче чиратта, могҗизалар һәм теләкләрне үтәү вакыты икәнлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International