Брейкинг буенча Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турнирында Россиянең 40 шәһәреннән 510 биюче катнашты

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Original People брейкинг мәктәбендә «УРАМ» экстрим-паркында «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән оештырылган TEEN  SPIRIT брейкинг буенча өченче Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр турниры узды.

Иң көтелгән турнирларның берсендә хип-хоп бергәлеге тарафыннан 500дән артык кеше катнашты — бу Россиянең 40 шәһәре вәкилләре, алар арасында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Псков, Ростов-на-Дону, Сочи, Самара һәм башкалар, шулай ук Беларусь Республикасы вәкилләре.

Турнирның җиңүчеләрен махсус хөкемдарлар системасы ярдәмендә билгеләделәр. Татарстан Республикасы биючесе Нәҗип Миңнекәев BEST BBOY 1х1 номинациясендә җиңү яулады, ә Андрей Лапшинов BEST KID PRO 1х1 номинациясендә иң яхшысы булды. Нәҗип һәм Андрей 2025 елның көзендә Швейцариядә узачак GROOVE SESSION дөнья чемпионаты финалына юл тотачаклар һәм анда Татарстан Республикасы һәм Россия исеменнән чыгыш ясаячаклар.

TEEN SPIRIT турнирының идея илһамчысы булып брейкинг һәм урам сәнгате буенча COMBOnation Халыкара турниры тора, ул республикада менә инде 16 ел рәттән уза һәм Татарстан башкаласына бөтен дөньядан 5 000 нән артык биючене һәм урам мәдәнияте эшлеклеләрен җыя һәм төрле яшь төркемнәре һәм стильләр өчен бик күп номинацияләрне үз эченә ала.

Дөнья брейкингы бергәлегенең иң төп турнирларының берсендә көндәшлек шактый югары булганлыктан, яшь биючеләр өчен махсус TEEN SPIRIT турниры булдырылды.

«Брейкинг  — ул спорт кына түгел, илнең төрле почмакларыннан кешеләрне берләштерә торган яшәү рәвеше. Турнирның һәр катнашучысы  — көндәш кенә түгел, ә биюгә һәм үз эшенә уртак мәхәббәт белән берләшкән зур гаиләнең бер өлеше дә. Без мондый чаралар яшь буында ихтыяр көчен һәм сәламәт көндәшлек рухын үстерергә ярдәм итә, шулай ук Россиядә брейкингның гомуми дәрәҗәсен күтәрә дип ышанабыз. Ә «чемпион» исеменә күңелле бонус булып киләсе турнирда хөкемдар урынын алу һәм үзеңне яңа статуста сынап карау мөмкинлеге тора», — дип билгеләде TEEN SPIRIT турниры җитәкчесе һәм COMBOnation турниры башкарма директоры Анна Пушкова.

Мәйданчыкта ике көн дәвамында биюләр, яшьләр субкультурасы һәм заманча бию спорты берләштерелде. Турнирда катнашучылар брейкингта осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, танылган биючеләрнең мастер-классларында да катнаштылар. Бу дәресләр яшь биючеләргә профессионаллардан кыйммәтле киңәшләр һәм илһам алырга, шулай ук брейкингның төрле стильләре һәм техникалары турында белемнәрен тирәнәйтергә мөмкинлек бирде.

Ярышларның ике көне йомгаклары буенча җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:

● BEST KID PRO 1х1: Андрей Лапшинов (UNDR / Казан)

● Best BBOY 1х1: Нәҗип Миңнекәев (ZIP ROCK / Казан)

● BEST BGIRL 1х1: Мария Костина (MASHA URAGAN / Псков)

● JUST DEBUT 1х1: Чусов Лев (LEVEL / Ижау)

●  FLOW ATTACK 1х1: Илья Сырчин (БЛИЗНЕЦ ДРАКОН ИЛЬЯ / Псков)

● TRICKONOMETRY 1х1: Даниил Хотьков (JOKER / Новокузнецк)

● POWERMOVE 1х1: Никита Хәйруллин (MALISH / Ижау)

● TMNT 5х5: Хо squad (Псков)

● BEST SHOW: ХО squad (Псков)

● TAG BATTLE: Sane (Казан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International