Татарстан яшьләрен «Татарстан Республикасы грантовигы» республика социаль проектлау мәктәбенә чакыралар

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы грантовигы» республика социаль проектлау мәктәбенең гариза кампаниясе башланды. Анда катнашучылар яшьләрнең грант конкурслары белән танышачак, социаль проектны рәсмиләштерү буенча мастер-классларда була алачак, «Россия Яшләре.Грантлар» экспертларыннан индивидуаль консультацияләр алачаклар, шулай ук хисапны уңышлы япкан грантлар алучылар белән аралашачаклар.

Моннан тыш, катнашучылар проектны нульдән яза һәм киләчәктә аны мәктәпне оештыручылар ярдәмендә грант конкурсларының берсенә тапшыра алачак.

Гаризаны форма аша 8 февральгә кадәр бирергә кирәк, ә мәктәп үзе 14-16 февральдә «Заречье» балаларны сәламәтләндерү лагеренда узачак.

Проект «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International