2025 елдагы беренче гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында Татарстан эзләүчеләренең ике проекты «Тарихи хәтерне саклау» юнәлеше буенча 10 млн сумга якын финанс ярдәме алды.
Аларның беренчесе – «Ватан өчен» патриотик тәрбия үзәге тәкъдим иткән «Һәлак булганнарны эзләүчеләр» эзләү эше буенча уку-күнекмә сәфәре. Аның буенча дүрт көн дәвамында Татарстанның эзләү хәрәкәтенең әйдәп баручы белгечләре эзләү, фортификация, эзләү эшләренең нәтиҗәләрен документлаштыру, шулай ук Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге сайты белән эшләү буенча теоретик һәм практик мастер-класслар үткәрәчәк. Урманда исән калу күнекмәләренә өйрәтү аерым блок булачак.
Икенче проект – «Ватан» берләшмәсе» яшьләр оешмасының «Эзләү фронты» эзләү инновацияләре үзәге. Бу «Россиянең эзләү хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары – эзләүчеләр өчен Россиядә беренче даими эшләүче уку йорты, анда хәрәкәт катнашучылары эзләү эшен алып баруның инновацион ысулларын үзләштерә ала. Әлеге проект «Ватан» Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге базасында Россия Федерациясендә уздырыла торган эзләү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатында заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып гамәлгә ашырыла. Белем бирү программасына эзләү методикасы һәм ВИПЦ эзләү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алуның бердәм системасы белән эшләү буенча теоретик һәм гамәли дәресләр керә.