2025 елда транспорт гранты буенча 5,7 меңнән артык студент ярдәм алачак. Түләү суммасы муниципаль берәмлеккә бәйле: Казан өчен - 11 мең сум, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары өчен - 10 мең сум, калган районнар өчен - 8 мең сум.
Мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Транспорт гранты - Татарстан студентларына ярдәм итүнең мөһим һәм кирәкле чараларының берсе. Ассызыклыйм, аңа социаль мохтаҗлар гына түгел, укуда һәм иҗтимагый тормышта үзен аеруча күрсәткән кешеләр дә дәгъва итә ала. Быел республиканың төрле районнарыннан 5,7 меңнән артык укучыга шундый ярдәм күрсәтеләчәк», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Конкурс коммерцияле булмаган оешма тарафыннан белем бирү учреждениеләрендә «яхшы» һәм «бик яхшы» өлгереш билгеләре булган, академик бурычы булмаган һәм фәнни-тикшеренү, мәдәни-иҗат яисә спорт эшчәнлегендә актив катнашкан укучыларга финанс ярдәме күрсәтү максатында оештырылды. Ярдәм айлык түләүләр рәвешендә февральдән июньгә кадәр биш ай дәвамында, шулай ук сентябрьдә бер мәртәбә биреләчәк.
«Безнең өчен иң мөһим мәсьәлә булып студентларга транспорт белән барып җитү мөмкинлеге кала. «Транспорт гранты» талантлы һәм социаль мохтаҗ яшьләргә, шулай ук активистларга бик яхшы ярдәм чарасы булып тора. Ул студентларны студентлар активында һәм үзидарәдә активы булырга этәрә», - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Якупов.