Яшьләр арасындагы торак конкурсы нәтиҗәсендә 49 активист фатир алачак

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшьләр торак конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Конкурста республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 236 кеше катнашты. 49 кеше җиңүче булды. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Торак конкурсы яшьләргә ярдәм итүнең мөһим чарасы булып тора. Безнең ведомство дүрт программаны җитәкли. Әмма бу конкурс, гаилә хәленә карамастан, Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашкан яшьләрнең төрле категорияләре катнаша алуы белән аерылып тора», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән конкурс 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул вакытта беренче конкурс нәтиҗәләре буенча яшьләр проектлары һәм программалары активистлары өчен 12 социаль ипотека фатиры буенча карар кабул ителгән иде. Һәм елдан-ел аларның саны даими рәвештә арта барды. 2014 елдан башлап ел саен 49 җиңүчене билгелиләр. 2012 елдан башлап барлыгы 489 кеше җиңүче булды.

Конкурста катнашуның кирәкле шарты – торак хокуклары объектларында гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйдан белән тәэмин ителешнең гомуми дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Конкурста җиңгән очракта сайланган фатир өчен беренчел кертем гомуми бәядән кимендә 10% тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүченең түләү сәләте һәм айлык түләүләрне вакытында түләп бетерү өчен тулаем кеременең тотрыклы булуы катнашуның мөһим критерие булып тора.

Конкурс «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә үткәрелә.

Конкурста катнашу, гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасы яшьләр торак конкурсы» рәсми төркеменнән белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International