Татарстанда 2025 елгы Студентлар көнен бәйрәм итү программасы билгеле булды

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23-29 гыйнвар көннәрендә Татарстанда Студентлар көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм студентларның иҗади потенциалын үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар узачак.

«Быел Студентлар көне 25 гыйнвар белән генә чикләнмәячәк. Бездә яшьләр өчен бер атнага диярлек исәпләнгән мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы чаралар әзерләнгән. Аларны тулыландыру аеруча мөһим, ул студентларга үзләренең иҗади потенциалын ачарга һәм сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга мөмкинлек бирәчәк. Төрле форматтагы чаралар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә планлаштырылган», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Мәсәлән, 23 гыйнварда Казан дәүләт аграр университетында студентлар көненә багышланган матбугат конференциясе, шулай ук яшьләр үз идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра алачак Беренче студентлар пространствосы ачылачак. 

24 гыйнварда «ТИСБИ» Идарә университетында үзидарә көне узачак, анда студентлар бер көнгә университет хезмәткәрләре вазифаларын биләячәк. Бу көнне шулай ук чараның тантаналы өлеше «ТИСБИ» бакчасында, традицион рәвештә «сессия карачкысын» яндыруны да кертеп, узачак. Шул ук көнне «Кара күл» паркындагы шугалакта Казан югары уку йортларының, балалар һәм яшьләр эшләре комитетының конкурслар, спорт уеннары һәм бүләкләр уйнатуны үз эченә алган уртак чарасы узачак.

25 гыйнварда Казан милли тикшеренү технология университетында мәдәни-ял итү үзәге, актлар залы һәм спорт комплексы ачылачак. Программада — спорт турниры, концерт программасы һәм фәнни эшләнмәләрне тәкъдим итү. Казан (Идел буе) федераль университетында шулай ук «Татьяна көне – Студент көне» концерт программасы узачак, анда иң яхшы студентлар һәм студентлар берләшмәләре бүләкләнәчәк.

Әлмәт дәүләт техник университетында саф һавада спорт уеннары һәм концерт программасы, ә Казан дәүләт мәдәният институтында студентлар өчен театральләштерелгән концерт планлаштырылган.

29 гыйнварда Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы «Сәйдәш» мәдәни үзәге мәйданчыгында бәйрәм концерты үткәрә.


Моннан тыш, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасына керүче яшьләр иҗтимагый оешмалары да берничә чара әзерләгән. Яр Чаллыда 25 гыйнварда «Студент төне» фестивале, ә Бөгелмәдә иҗат коллективлары чыгышлары белән традицион студентлар балы узачак. Алабугада студентлар студентлыкка багышланган квизда катнаша алачак.

Россия студентлары көнен бәйрәм итү «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2023» еллык Республика студентлар премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International