2025 елда Татарстанның 10 районында балалар өчен көндезге лагерьлар оештырылачак

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

2025 елда көндезге лагерьларны оештыру программасы дәвам итәчәк. Алар Татарстанның 10 районында үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.

«2024 елда муниципаль районнарда беренче мәртәбә мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында оештырылган көндезге лагерьлар ачылды. Агымдагы елда мондый лагерьлар 10 муниципаль берәмлектә – Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарында һәм Казанда оештырылачак», – дип белдерде министр.

Ринат Садыйков лагерьларда программаларны эчтәлегенең мөһимлеген ассызыклады. Алар РФ Президенты Владимир Путинның 809 нчы Указында тәкъдим ителгән гомумроссия кыйммәтләренә туры килергә тиеш. 2025 елда бу эшне көчәйтергә кирәк.

«Без лагерьның ял базасы гына түгел, ә яшүсмернең мәнфәгатьләрен, дөньяга карашын формалаштыруның тулы бер технологиясе булуын аңлыйбыз, смена дәвамында гамәлгә ашырыла торган программаларның һәм чараларның эчтәлегенә аерым игътибар бирәбез. Әти – әниләрне тыңлау кызык, баксаң, аларның балалары сменадан кайткач, әти-әниләрен иртәләрен зарядка ясарга, ә кичен, телефонга һәм телевизорга игътибарларын юнәлтмичә, бергә кичке аш ашарга күндерәләр, шуның белән безгә гаиләдә дөрес һәм сәламәт мөнәсәбәтләрне үстерергә ярдәм итәләр», –  дип билгеләде министр.

Былтыр җәйге ял программасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелде. Түләүсез нигездә 6 меңнән артык бала ял итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда балалар лагерьларында Татарстаннан 214 меңнән артык бала ял иткән, шул исәптән 6,5 меңнән артыгы Кырым һәм Краснодар крае лагерьларында. Бу максатларга 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру, җаваплы һәм югары әхлаклы кеше тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International