Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы каршында «Ата-аналар институты» эшли башлаячак, анда яшь гаиләләргә экспертлар төп тәрбия мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Проектның бурычлары «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә.
«Һәр ел үз мирасын калдырырга тиеш. Гаилә елында күпсанлы ведомствоара проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе безне министрлык каршында «Ата-аналар институты»н төзергә этәрде. Ул мөмкин кадәр күбрәк ата-аналарны һәм ата-ана булырга ниятләгән яшь гаиләләрне җәлеп итәргә һәм аларга кирәкле күнекмәләргә һәм компетенцияләргә өйрәнергә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Алар белән төрле өлкәләрдән экспертлар эшләячәк», – дип белдерде ул.
Беренче тыңлаучылар студент гаиләләре булачак, хәзер Татарстанда аларның саны 3 меңнән артык, шуларның 333е – ире дә, хатыны да студент булган гаиләләр.
«Ата-аналар институты» составында өч факультет эшләячәк: «Әни+Әти», «Яшүсмер» һәм «Сәламәт бала», дип өстәде министр.