Ринат Садыйков Татарстан предприятиеләрен яшүсмерләр клублары өстеннән шефлык итәргә өндәде

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Республика предприятиеләренең яшүсмерләр клублары өстеннән шефлык алуы яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауның нәтиҗәле алымнарының берсе булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Без үзебезгә 2025 елга, техник һәм инженерлык иҗатын үстерү максатыннан, эре предприятиеләрне һәм оешмаларны яшүсмерләр клубларына шефлык итәргә, аларда инженерлык юнәлешләре эшчәнлеген оештырырга өндәү бурычын куйдык», - дип билгеләде ул.

Тискәре күренешләрне кисәтү һәм профилактикалауның тагын бер мөһим һәм эшләүче механизмы булып яшүсмерләрне эшкә урнаштыру кала. Монда Ринат Садыйков Яр Чаллы шәһәрен мисал итеп китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International