«Сәламәтлеккә курс»: сәламәтлек саклау өлкәсендә экспертлар Татарстан яшьләре өчен бушлай консультацияләр үткәрәчәк

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы 2025 елда «Сәламәтлеккә курс» проектын башлап җибәрәчәк. Проект буенча республика районнарына һәм шәһәрләренә сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр чыгачак һәм яшьләр өчен консультацияләр үткәрәчәк. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Яшьләр экспертларның чыгышларын бушлай тыңлый, тренингларда катнаша, консультация ала алачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегалары ярдәмендә үз организмыңны мөмкин булган куркынычларга тикшерү, табибларның киңәшләрен һәм консультацияләрен алу мөмкинлеге биреләчәк», –  дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә яшьләр үз сәламәтлекләрен саклау өлкәсендә тиешле белемгә ия түгел. Мондый проектлар демографик вәзгыятькә дә уңай йогынты ясаячак, чөнки һәр яктан сәламәт гаиләләр күбрәк барлыкка киләчәк, дип ышана Ринат Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International