Февральдә Татарстанның өч шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара фестивале концертлары узачак

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Татарстанда февраль аенда өч шәһәрдә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыка фестивале концертлары узачак. Концертларда артистлар бөек татар шагыйренең рус һәм татар телләрендәге шигырьләрен укыячаклар, шулай ук Рахманинов, Римский-Корсаков, Бетховен һәм башка танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкарачаклар.

Әлмәттә концерт 8 февральдә Җирле дәүләт драма театры бинасында узачак.

Яр Чаллыда «Орган залында» концерт 9 февральдә узачак.

16 февральдә Казанда концерт Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында булачак.

Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара фестивале 2021 елдан «Арт-линия» сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International