Татарстанда яшәүчеләр 2024 елда министрлыкларның гавами максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча иҗтимагый фикер алышуларда катнаша ала

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан 2024 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышуларга старт бирелде.

Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатлары һәм бурычлары үтәлеше турында хисап проекты түбәндәге сайтларда урнаштырылган:

– Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Эшчәнлек»/«Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә;

– Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «Эшчәнлек»/ «Республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачыктан-ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» бүлегендә;

– шулай ук «Республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» сайтында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бүлегендә.

Иҗтиагый фикер алышуларда каралырга тиешле Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының гавами төзелгән максатлары һәм бурычлары үтәлеше турындагы хисап проектына кагылышлы тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2025 елның 3 февраленнән 13 февраленә кадәр җибәрелергә мөмкин:

– язма рәвештә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы адресына: 420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 310 кабинет (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә һәм якшәмбедән тыш);

– Guzel.Bayazitova@tatar.ru электрон почтасына.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларның гавами формалаштырылган максатлар һәм бурычлар үтәлеше турында еллык хисап проектына кагылышлы тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрү формасы.

Иҗтимагый фикер алышуда катнашучылар җыелышы 2025 елның 19 февралендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт (каб. 137).

Иҗтимагый фикер алышулар җыелышында катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан  сылтама буенча электрон формада үткәрелә.

Теркәлгәндә катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), почта һәм электрон адресы, телефон номеры күрсәтелә.

Теркәлү җыелыш башланырга бер тәүлек кала тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International