Татарстан Республикасы яшүсмерләре Милли технологик олимпиадада су асты роботларын эшләүдә җиңделәр

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Владивостокта узган 8-11 сыйныф укучылары өчен Милли технологик олимпиаданың бу сезонда беренче финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Милли технологик олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы координациясе астында «Россия — мөмкинлекләр иле»  Президент платформасы белән берлектә үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Нәтиҗәләр берьюлы ике профиль буенча игълан ителде: «Су робототехник системалары» һәм «Виртуаль чынбарлык технологияләре». Иң көчлеләр арасында  –  Казан мәктәп укучылары.

«Су робототехник системалары» профиле финалында 40 укучы катнашты. Йомгаклау сынаулары дүрт көн дәвам итте: җиңү өчен катнашучыларга катлаулы инженерлык мәсьәләләрен чишәргә туры килде.

«Су робототехник системалары» профиле финалистлары өчен бурыч Владивостокта робототехника үзәге һәм Робототехниканы үстерү үзәге катнашында эшләнде. Йомгаклау этабында укучылар реаль шартларда судно зарарлануын диагностикалау процессын автоматлаштырганнар һәм моның өчен авыр үтеп керә торган зоналарда видеога төшерергә сәләтле цифрлы камералы миниатюр су асты аппаратын эшләгәннәр. Шулай ук алар судно корпусындагы зарарлануларны автомат рәвештә ачыклау һәм классификацияләү өчен компьютер күрү алгоритмнарын булдырганнар.

Җиңүчеләр исәбенә Казан КНИТУ-КАИ инженерлык лицей-интернатының Махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәге укучылары Искәндәр Кунаков һәм Алмаз Әхмәтҗанов керде.

Финалистларны бүләкләү гадәттәгечә оештыручы югары уку йорты диварларында – ел саен олимпиаданың төп этапларын уздыру үзәгенә әверелгән Ерак Көнчыгыш федераль университетында узды.

Ике профиль финалын ябуда Милли технологик олимпиаданың проект офисы җитәкчесе Дмитрий Куценко чыгыш ясады: «Нәкъ менә Ерак Көнчыгыш федераль университеты Россия буенча Милли технологих олимпиада финаллары өчен башлангыч ноктага әверелүе инде беренче ел гына түгел. Һәм мин юбилей сезонында бу традициянең саклануына шат. Без университет белән партнерлыкны югары бәялибез, ул ел саен талантлы яшь белгечләрне әзерләүдә һәм аларга ярдәм итүдә үзенең төп ролен раслый. Нәкъ менә монда катлаулы бурычларны хәл итәргә һәм киләчәкнең технологик таләпләренә җавап бирергә сәләтле булачак профессионаллар бергәлеге формалаша. Кадрлар потенциалын үстерү-безнең уртак максатыбыз, һәм без Ерак Көнчыгыш федераль университетының бу мөһим эштә ышанычлы союздашыбыз булып калуына шатбыз».

Исегезгә төшерәбез, Милли технологих олимпиада җиңүчеләре дипломнар гына түгел, белем алу өчен өстәмә мөмкинлекләр дә алачак: БДИның 100 баллы яисә илнең әйдәп баручы югары уку йортларына сынауларысыз керү. Олимпиадада катнашу укучыларга киләчәктә һөнәри юлларында кирәк булачак техник компетенцияләрне һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.

Милли технологик олимпиада-5-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен технологик юнәлешләрнең киң спектры буенча командалы инженерлык ярышлары, алар 2015 елдан бирле оештырыла. Милли технологик олимпиада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы координациясе астында «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән берлектә һәм Беренчеләр хәрәкәте, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «НТИ платформасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә уздырыла. Олимпиаданың проект офисы Технологик түгәрәкләрдә катнашучылар ассоциациясен методик тәэмин итү белән Югары икътисад мәктәбе базасында җәелдерелгән. Милли технологик олимпиада оештыру комитетын РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкли. 2015 елдан башлап олимпиаданың гомуми колачы 880 000нән артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International