2025 елда сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар мобилизацияләнгәннәрнең 7 меңнән артык баласына биреләчәк

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Быел сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«2024 елда мобилизацияләнгән гаиләләрдән 6,1 меңнән артык бала ял һәм сәламәтләндерү белән тәэмин ителгән, 2025 елга план – 7,3 меңнән артык бала», - дип белдерде ул.

Агымдагы елда балаларны савыктыру лагерьларында гражданлык-патриотик юнәлеш буенча 9 оештыручыдан якынча 5 меңнән артык баланы колачлап 15 профиль смена үткәреләчәк, дип өстәде Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International