Ринат Садыйков пилотсыз очкычларны популярлаштыру чараларын мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына кертергә тәкъдим итте

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына пилотсыз очкычларны популярлаштыру чараларын кертергә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

«Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасының мәктәп һәм югары уку йортлары мохитендә пилотсыз авиация системаларын популярлаштыру буенча Республика чаралары планына пилотсыз очкычлар белән идарә итү һәм эксплуатацияләү нигезләренә өйрәтү өчен балалар сәламәтләндерү лагерьлары әйдаманнары өчен сменалар оештыруны кертергә тәкъдим ителде», - дип белдерде ул.

Моннан тыш, 2025 елда «Кадры для БАС» федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләрен пилотсыз авиасистемалар өлкәсендә берничә юнәлеш буенча белгечлекләр укытуга кертүгә гариза бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International