«Тактик медицина, радио алмашу һәм радиоэлемтә нигезләре» курсы буенча дәресләрне Татарстанда яшәүче 150 дән артык кеше узды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Ел башыннан «Патриот» республика үзәге «Авангард» укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасының барлык халкы өчен «Тактик медицина, радио алмашу һәм радиоэлемтә нигезләре»курсы буенча дәресләр ачылды. Аларда 150 дән артык кеше булды инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Атна саен ял көннәрендә теләгән һәркем бу курсны бушлай уза һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү, индивидуаль ут әзерлеге һәм тактика күнекмәләрен ала, командада эшләргә өйрәнә ала. Тулы булмаган ике ай эчендә 150 дән артык кеше белем алды», - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү максатыннан Татарстан Республикасында Казанда, Түбән Камада һәм Чистайда өч «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәге төзелде һәм эшли, алар базасында 10 нчы сыйныф укучылары белән хәрби хезмәт нигезләре буенча биш көнлек җыеннар уза. 2025 елның гыйнварыннан җыеннарда хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге 190 егет катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International