Бүген Азнакай районында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче зона этабы башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урыны һәм һөнәри тәҗрибәсенә карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Беренче зона этабында Татарстанның алты районы һәм шәһәреннән – Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазыдан 1600 дән артык кеше катнаша. Жюри әгъзаларына 300 гә якын номер карарга туры киләчәк.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз сәламләвендә катнашучыларга, педагогларга, оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерде: «Монда катнашучылар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән. Бүген безнең шәһәрдә зур бәйрәм. Без әлеге чараны озак көттек, чөнки зона этапларын үзебездә күптән кабул иткәнебез юк. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәт, нәкъ менә ул проектны булдыру башында торды. Әлеге фестиваль аша 1,5 млн бала үтте. Яшьләр – безнең киләчәгебез, бүген бу активистлар югары вазифалар били һәм республикабыз хакына эшлиләр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт сүзләре, ул игелекле эшне дәвам итә. Мондый фестиваль бер генә төбәктә дә юк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Катнашучылар ел дәвамында әзерләнәләр, номерларын кабатлыйлар, борчылалар. Без дә алар белән бергә үзебезнең коллективлар өчен борчылабыз һәм җан атабыз. Үз ягыбыздан, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Әти-әниләр белән бергә костюмнар тегәбез. Нефтьчеләребез ярдәме белән укытучыларыбызга да фатирлар бирәчәкбез. Чөнки остазлар күңелләрен, йөрәкләрен балаларыбызга салалар, алар белән ел дәвамында шөгыльләнәләр, дип йомгаклады Марсель Шәйдуллин.
Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, аларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде: «Сез җиңүегезнең бер өлешен илебез киләчәгенә, тынычлыгына һәм матурлыгына бүләк итәсез. Республиканың һәм илнең киләчәге сездән тора».
«Без инде биш яшьтән«Созвездие – Йолдызлык» сәхнәсендә чыгыш ясыйбыз. Быел бик шәп чыгыш ясадык. Әти-әниләр бик сөенделәр, без җиңүгә ышанабыз. Фестивальне бик яратабыз, чөнки биредә барысы да бик матур бииләр һәм җырлыйлар, шулай ук монда яңа дуслар табарга һәм мәктәптәге дусларга мактанырга була», - диделәр яшь катнашучылар Әмилә һәм Рәзилә Фарукшиналар.
