Рамил Муллин: «Созвездие - Йолдызлык» фестивале – Татарстанның якты балкый торган кисәге»

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Түбән Камада Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнарыннан 1 меңнән артык катнашучыны берләштергән «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Созвездие - Йолдызлык» фестивале – Татарстанның яктыбалкый торган кисәге. Бу ел үзенчәлекле –фестивальнең юбилей елы. Бу хәрәкәт командасының зур хезмәте, алар безнең мәдәниятебез өчен җан аталар. Без әлеге хисләрне балачактан ук тәрбияләргә кирәклеген беләбез. Бу мәктәп аша узган кеше һәрвакыт яхшыга омтылачак. Мондый проектлар тормышны кызыклырак итә», - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин.

Бу зона этабында жюри 170тән артык номер карады. Мондый этаплар республиканың 10 шәһәрендә узачак һәм апрель башына кадәр дәвам итәчәк.

«Безнең талантлар – ул киләчәк. Бу елны без Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлыйбыз. Безнең тарихны беркем дә боза алмаячагына ышанам. Барлык катнашучыларны да чын күңелдән Яз белән котлыйсы килә», - дип уртаклашты  «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең алыштыргысыз жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.

Һәр зона этабы берьюлы берничә районнан катнашучыларны берләштерәчәк, алар анда үз сәләтләрен күрсәтә алачак. Аларның күбесе ел дәвамында хәрәкәт чараларында катнаша.

«Быел без «Созвездие-Йолдызлык» җәйге иҗат сменасына бардык. Анда безнең бик күп мастер-класслар һәм кызыклы чаралар булды. Без дөрес җырларга, биергә, сәхнәдә үзебезне тотарга өйрәндек. Әлеге белемнәр ярдәмендә без номерларыбызны яхшырттык һәм Түбән Камага зона этабын яуларга килдек», - дип уртаклаштылар Зәй шәһәреннән «Мирас» халык хореография ансамбле катнашучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International