«Республика» КВН лигасының яңа сезоны старт алды

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Химиклар мәдәният йортында «Республика» КВН Лигасы фестивале узды. Уен 2025 ел сезонының старты булды. Фестивальгә республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 51 команда килде. Проект иҗади яшьләрнең үз-үзен тормышка ашыруын булдыруга юнәлдерелгән һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан хуплана, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Уен башында КВНның актив катнашучылары ТР КВН эшчәнлегендәге казанышлары өчен медальләргә лаек булдылар. Бүләкләү тантанасында ТР КВН президенты Андрей Кондратьев катнашты. Уенны «Ровеньки» КВН командасы капитаны, 2022 елда КВН югары лигасы катнашучысы Алексей Лубенко алып барды.

Уенны составында Татарстан Республикасының КВН директоры Рамил Агдиев, «АМИК» телевизион проектларының башкарма продюсеры Марсель Һадиуллин, «Волга-Волга» төркеме солисты Антон Салакаев, «Республика» КВН Лигасы чемпионы һәм «Банкет алып баручылары җыелмасы» командасы составында КВН югары лигасында катнашучы, махсус хәрби операциядә катнашучысы Марат Зинхар булган жюри бәяләде.

«Татарстанның теләсә кайсы ноктасында һәр команданың КВНда уйнарга мөмкинлеге булачак. Фестиваль нәтиҗәләре буенча, "Республика" КВН лигасының яңа сезонына 12 команда үтте, ә калган командалар лигаларга бүленәчәк: студентлар, юниорлар һәм "Алга" зона лигасы – Татарстан Республикасының барлык районнарында», – дип билгеләп үтте Рамил Агдеев.

Фестиваль йомгаклары буенча номинацияләрдә иң яхшы командалар түбәндәгечә бүленде: «Фестивальнең Бэнгеры» – «Хәсән Туфан» (Казан, Әлмәт), «Иң яхшы шаярту» – «Одни и те же» (Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы), «Иң яхшы актриса» – Вероника Аверина, Алинә Җиһаншина («Этап», Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан), «Иң яхшы актер» – Сәйдәш Галиев («Не просто аграрный», КДАУ, Казан).

Өченче урынны «Не просто аграрный» (КДАУ, Казан) һәм «Нелужа» (КДЭУ, Казан) командалары яулады. Икенче урынны «Паласком» (Актаныш районы, Актаныш авылы) алды. Беренче урынга «Полный привод»  командасы лаек булды («КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте, Яр Чаллы).  Гран-прины «Потерянное поколение» командасы алды (КДЭУ, Казан).

Сочи шәһәрендә узган «КиВиН-2025» КВН командалары халыкара фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы КВН тарихында беренче тапкыр КВН Халыкара берлегенең Югары лигасына берьюлы ике команда: «Каракуз» (Әлмәт) һәм «ИнДа» (Яр Чаллы) эләкте. 27-28 февральдә 1/8 финал узды, анда Татарстан командалары катнашты. Нәтиҗәләр бераз соңрак игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International