Казанда махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең махсус операциядә хәбәрсез югалган катнашучыларны эзләүдә ярдәм итү буенча семинар-практикум старт алды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

19 мартта Казанда махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган катнашучыларны эзләүгә багышланган беренче семинар-практикум старт алды.

Чарада бөтен Россиядән Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең йөздән артык вәкиле катнаша, семинар 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар булып Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе һәм Россия эзләнү хәрәкәте тора. Семинар ветераннарны ДНК-идентификация ысулларына өйрәтүгә, сугышчыларның исемнәрен торгызуга һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия Оборона министрлыгының Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү департаменты директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Таранов, Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Афанасьев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова, Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге җитәкчесе Александр Коноплев һәм Татарстан Республикасы Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе  җитәкчесе генерал-лейтенант Владимир Майстренко сәламләде. 

Семинарның төп темалары

Чара барышында катнашучылар түбәндәгеләрне өйрәнәчәкләр:

  • ДНК-анализ нигезләре һәм аны эзләү эшчәнлегендә куллану;
  • ДНК-профилен ачыклау һәм генетик мәгълүматларны ачыклау процессы;
  • төрле дәрәҗәдәге туганнардан ДНК-үрнәкләрне сайлап алу методикасы;
  • эзләү эшләрен документлаштыру ысуллары;
  • урында ориентлашу нигезләре, тактик медицина һәм куркынычсызлык техникасы.

Төп катнашучыларның чыгышлары

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм махсус операция уздыру зонасында хәбәрсез югалганнарның исемнәрен торгызу эшенең югары социаль әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте:

«Сез үз Ватаныгызның патриотлары, дәүләтчеләр, батыр кешеләр, сүзләр белән түгел, ә эшләр белән бөек күпмилләтле һәм күп конфессияле Ватаныбызны, Бөек Россияне саклап калу өчен барысын да эшлисез. Ә сезнең һәрберегезнең махсус хәрби операциядә катнашу бәясе – безнең күпмилләтле яраткан Ватаныбызны бердәм дәүләт буларак саклап калу. Чөнки Россия дошманнарының бурычы –илебезне бүлгәләү һәм ахыр чиктә бердәм Ватаныбызны бетерү. Кабатлап әйтәм,сезнең һәркайсыгызга тирән рәхмәт һәм шәхсән ихтирам. Хәбәрсез югалган һәм һәлак булган хәрби иптәшләребезне торгызу һәм эзләү буенча сезнең фидакарь эшчәнлегегез ихтирам уята. Бу күп авыр, катлаулы, әмма безнең барыбыз өчен дә, Россия Федерациясе гражданнары өчен дә бик кирәкле эш».

Россия Оборона министрлыгының Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү департаменты директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Андрей Таранов семинарда катнашучыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде:

«Россия Федерациясе Оборона министрлыгы хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләүгә аерым игътибар бирә. Сезнең гражданлык җаваплылыгыгыз һәм Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерү буенча армый-талмый тырышуларыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләре. Сезнең эш – алар турындагы хәтерне безнең йөрәкләрдә генә түгел, тарихи хәтердә дә саклауга зур өлеш кертү. Сезгә рәхмәт белдерәм һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!».

Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Афанасьев хәбәрсез югалганнарны эзләү эше Ассоциация эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте:

«Хәбәрсез югалганнарны эзләү эше — безнең бурыч кына түгел, ә намус эше. Ватанны саклаучыларны исемсез калдырырга хакыбыз юк. Бүген Казанда гаиләләргә җавап алырга, ә геройларга аларның исемнәрен кайтарырга ярдәм итәр өчен барысын да эшләргә әзер кешеләр җыелды».

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова семинарны оештыручыларга хәбәрсез югалган сугышчылар темасына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Без беләбез, югалганнарны эзләү тарихы — ул барыннан да элек гаиләләрнең тере тарихлары. Без, яшьләр буларак, тарихыбызны истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш һәм әлеге эш призмасы аша без тарихны саклауга һәм дәвамчанлыкны саклауга ничек өлеш кертә алуыбызны уйларга тиеш».

Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге җитәкчесе Александр Коноплев ассызыклаганча, сугышчыларның исемнәрен торгызу эше үткәнне һәм хәзерге вакытны аерылгысыз бәйли, ә ДНК-идентификация технологияләре төрле буын солдатларының язмышын билгеләргә мөмкинлек бирә.

«Һәлак булган сугышчыларның исемнәрен кайтару буенча эш өзлексез дәвам итә — Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләүдән алып махсус хәрби операциядә катнашучыларны идентификацияләүгә кадәр. Бүген фән буыннарның югалган бәйләнешләрен торгызырга мөмкинлек бирә: ДНК-экспертиза ярдәмендә без һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклап кына калмыйбыз, ә бәлки гаиләләргә еллар буе эзләгән җавапларын табарга ярдәм итәбез. Казандагы Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге алдынгы технологияләр һәм эзләү тәҗрибәсе бер максат — хәтерне саклау һәм гаделлекне торгызу өчен берләшкән мөһим ноктага әверелде».

Практик өлеш һәм ДНК белән эшләү

Лекцияләр һәм фикер алышулардан тыш, семинарда катнашучылар Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәгенең молекуляр-генетик лабораториясендә булачаклар, анда хәрби хезмәткәрләрнең калдыкларын молекуляр-генетик идентификацияләү процессын практикада өйрәнә алачаклар.

Дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлек

Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе хакимият органнары һәм ведомстволар белән актив хезмәттәшлек итә, бу хәбәрсез югалганнарны идентификацияләү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу юнәлештә эш 2024 елның ноябреннән алып барыла, ул вакытта «Хәбәрсез югалганнарны эзләүдә ярдәм итү буенча иҗтимагый үзәк» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды.

«Хәрби-мәгълүмати эзләү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы молекуляр-генетик лабораториясе турында өстәмә мәгълүмат

Казанда Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәгене базасында хәрби хезмәткәрләрнең калдыкларын ДНК-идентификацияләү белән шөгыльләнүче молекуляр-генетик лаборатория эшли. Аны 2022 елда оештырганнан бирле белгечләр Бөек Ватан сугышы сугышчыларының исемнәрен торгыза, ә Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе үткәргән модернизациядән соң лаборатория үз эшен махсус хәрби операциядә катнашучыларга киңәйтте.

Лабораториядә заманча криминалистик методикалар кулланыла: STR-анализ, аутосом локусларын, Y-хромосома локусларын һәм митохондрияле ДНКны тикшерү. Алынган мәгълүматлар алга таба идентификацияләү өчен бердәм базада системалаштырыла.

Чара турында өстәмә мәгълүматны Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясеннән алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International