Яр Чаллыда «Бөек Җиңү битләре» интеллектуаль уенында 150 кеше катнашты

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби-тарихи интеллектуаль уен «Нур» яшьләр үзәгендә узды. Оештыручы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге булды.

«Бөек Җиңү битләре» — ул чара гына түгел, ә безнең яшьләр өчен тарихның иң мөһим мизгелләренә чуму һәм һәр солдат батырлыгының әһәмиятен аңлау мөмкинлеге. Мондый чаралар аша без балаларыбызда үз халкыбыз тарихы белән горурлану хисе һәм авыр вакытларда илебезне саклаучыларга хөрмәт тәрбияли алачагыбызга ышанабыз. Тарих — безнең хәтер, һәм яшь буынның ата - бабаларының батырлыкларын белүе һәм бәяләве мөһим», - дип билгеләп үтте «Заман» яшьләр үзәге директоры урынбасары Татьяна Нәбиуллина.

Интеллектуаль уенның дәрәҗәле кунаклары һәм жюри әгъзалары: Яр Чаллы шәһәре ветераннар Советының Рухият, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Рәкыйть Габделманов; доцент, философия фәннәре кандидаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Виктория Нурмөхәммәтова; Яр Чаллы педагогика көллиятенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Венера Мәүлиева; «Заман» яшьләр үзәге директоры вазифаларын башкаручы Татьяна Нәбиуллина.

Интеллектуаль уенда 20 команда катнашты, алар составында Яр Чаллы шәһәренең егерме гомуми белем бирү мәктәбе, лицей һәм гимназия укучы яшьләре бар иде. Чарада «ТАЛЛАнт» хореография студиясе, «Терпсихора» хореография студиясе» үрнәк балалар коллективы һәм «Ләйсән» 26 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иң яшьләре үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясады.

Катнашучылар алдында викторина сорауларына җавап бирү, тарихи фактларны белүләрен күрсәтү бурычы тора иде. «Бөек Җиңү битләре»нә биш мөһим тарихи вакыйга: сугышның башлангыч чоры, Мәскәү өчен сугыш, Сталинград сугышында Җиңү, Берлин операциясе, Германиянең берсүзсез капитуляциясе мәсьәләләре кертелгән. Шулай ук оештыручылар 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда Җиңү Парады һәм Союздаш гаскәрләренең җиңү парады турында фото - һәм видеопрезентацияләр әзерләгәннәр.

Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Гран-прига 51нче мәктәпнең «Тарихчылар» командасы ия булды, 1нче урынны 54нче гимназиянең «Следопыты» командасы алды, икенче урынны – 30нчы мәктәпнең «ДТ-30» һәм 19нчы мәктәпнең «Время вперед» командалары, 3нче урынны Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең «Пламя» һәм 76нчы гимназиянең «Поколение Z» командалары алды.

Тарихи уенда катнашучыларның барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Жюри әгъзалары уенда актив катнашкан укучыларны аерым билгеләп үттеләр. Алар арасында 2 нче гимназиядән Шакиров Дамир, 7 нче мәктәп укучысы Соловьев Данила, 51 нче мәктәптән Мәрданов Әмирхан, 6 нчы мәктәптән Шәймәрданов Азат, 35 нче мәктәп укучысы Агапов Дмитрий бар иде. Алар партнерлардан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Җиңү битләре» шәһәр хәрби-тарихи интеллектуаль уенында, Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем мәктәпләре һәм гимназияләре укучы яшьләре арасында интеллектуаль-танып белү эшчәнлегендәге нәтиҗәләр һәм яхшы күрсәткечләр өчен» бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International