Казанда татар яшьләре өчен «ЗАМАН» блогинг мәктәбе узачак

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

3 апрельдән 6 апрельгә кадәр Казанда «ЗАМАН» блогинг мәктәбе узачак, анда Россиянең төрле төбәкләреннән татар яшьләре арасыннан 30лап катнашучы җыелачак, алар татар телен һәм мәдәниятен үстерү максатында сыйфатлы контент булдыру, блоглар алып бару, челтәрдә уңай активлык күрсәтү белән кызыксыналар. 

Мәктәп программасы Муллин йортына экскурсиядән башланачак, бу катнашучыларга татар мәдәнияте атмосферасына тирәнрәк кереп китәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, «Рәвеш» проекты буенча милли костюмнарда фотосессия планлаштырылган.

Катнашучыларны блогосфераның актуаль мәсьәләләренә багышланган бай көннәр көтә. Спикерлар блоггинг дөньясындагы трендлар турында сөйләячәк, аккаунтларны уңышлы алып бару, аудитория җәлеп итү һәм язылучыларны тотып калу серләре белән уртаклашачак. Программаның төп темалары арасында:

- аудитория алдында ышанычлы чыгыш ясау, камерага эшләү

- мобиль видео һәм фотога төшерү нигезләре

- кызыклы текст төзү

- җәлеп итүчән визуал булдыру

- видеоклиплар өчен сценарийлар язу

- шәхси бренд өстендә эшләү, аны үстерү.

Быелның үзенчәлеге-дүрт көн дәвамында остаз белән эшләү.

«Түбәтәй» компаниясендә рилсмейкер һәм блогерлар белән эшләү буенча менеджер Таңчулпан Хафизова катнашучыларны үз тәҗрибәсе белән уртаклашып һәм аларга блогингта үсәргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International