Татарстан Республикасында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» Федераль проекты кысаларында киләсе елда төзекләндерү объектларын сайлау буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия тавыш бирү башлана.
Тавыш бирүдә 14 яше тулган һәр граждан катнаша ала. Татарстан халкына проект турында 600дән артык волонтер сөйләячәк. Аларны брендлы форма буенча танып була, алар QR-кодлы кәгазьләр тарата һәм гражданнарга теләгән объектлар өчен тавыш бирергә ярдәм итә. Волонтерлык эшчәнлеге республикада «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Волонтерлык программасы операторлары - Татарстан Республикасы ихтыярый эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектәТатарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
«Ел саен волонтерлар Татарстан Республикасында яшәүчеләргә төзекләндерү объектларын сайларга ярдәм итә. Проектка мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны җәлеп итү өчен мәгълүматны дөрес итеп җиткерү мөһим бурыч. Проектта катнашучы барлык волонтерлар да тиешле белем һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләргә ия булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ихтыярый эшчәнлек мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Татарстан Республикасы буенча волонтерлар Казанда, Азнакайда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә, Алабугада, Лениногорскида, Чистайда, Зәй, Норлатта, Менделеевскида, Баулыда һәм Арчада 25 урында эшләячәк.
«Мин проектта волонтер сыйфатында беренче тапкыр гына катнашмыйм. Республика халкы ни өчен тавыш бирергә һәм киләчәктә нинди үзгәрешләр күрергә теләүләрен өйрәнә. Миңа төрле сәбәпләр аркасында тавыш бирү авыр булган өлкән буынга ярдәм итү ошады. Тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк илебез халкы катнашырга тиеш, чөнки шәһәрләребезнең тышкы кыяфәте аларның сайлавына бәйле булачак», - дип уртаклашты Түбән Кама районыннан волонтер Роман Сергеев.